26 гыйнварда Казанда "Казан салават күпере" халыкара фестиваль - конкурсы узды. Конкурста Мәскәү, Екатеринбург, Зеленоград, Казан, Ижевск Йошкар-Ола, Киров һәм башка шәһәрләрдән килгән балалар катнашты.
Бу фестивальдә Мамадыш данын яшь катнашучы Мәдинә Рәсүлова яклады. Вокалистканың остазы - Гүзәл Мостафина . "Эстрада вокал" номинациясендә безнең якташыбызга тиңнәр булмады. Мәдинә 7-9 яшьлекләр категориясендә 1 дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.