Елның салкын көннәрендә тормышыбыз әкренәйгән кебек тоелуына игътибар иткәнегез бармы? Урамда без әз булабыз, күбрәк өйдә утырабыз һәм нигездә аш бүлмәсендә кайнашабыз. Чөнки нәкъ менә салкын көннәрдә туклыклы матдәләр тизрәк тотыла, ә безнең тәнгә салкыннардан саклану өчен «ягулык» кирәк. Салкында да күңел күтәренке булсын, көч-дәрт ташып торсын, шул ук вакытта...
Елның салкын көннәрендә тормышыбыз әкренәйгән кебек тоелуына игътибар иткәнегез бармы? Урамда без әз булабыз, күбрәк өйдә утырабыз һәм нигездә аш бүлмәсендә кайнашабыз. Чөнки нәкъ менә салкын көннәрдә туклыклы матдәләр тизрәк тотыла, ә безнең тәнгә салкыннардан саклану өчен «ягулык» кирәк. Салкында да күңел күтәренке булсын, көч-дәрт ташып торсын, шул ук вакытта артык авырлык тупланмасын өчен, ничек тукланырга кирәк соң?
Эремчек һәм кайнар ашБез аюлар түгел, кышкы йокыга талмыйбыз, шуңа да безгә майлары тиз үзләштерелгән ризыклар ашарга кирәк. Беренче нәүбәттә, сүз сөт ризыклары турында бара. Аларны (бал белән җылы сөт, йөземле эремчек) көн саен кулланырга кирәк. Сүз уңаеннан әйтик: нәкъ менә сөт ризыклары (шулай ук йомырка һәм тәрәч балыгы бавыры) D витаминына булган ихтыяҗны бетерергә сәләтле (ә кояшсыз салкын вакытта нәкъ менә әлеге файдалы матдә җитешми дә).
Табиблар салкыннарда үсемлек аксымы күләмен арттырырга киңәш итә. Шулай булгач, аш-су китабыннан ногыт борчагы, борчак, ясмыктан ризык әзерләү ысулларын табыгыз да эшкә керешегез.
Салкыннарга кагылышлы тагын бер киңәш: кайнар ризыкны мөмкин кадәр күбрәк ашагыз. Яшелчәк урынына - яшелчәләр, томалап пешерелгән яшелчәләр, ә аның алдыннан кайнар тавык шулпасы, яшелчә яки кузаклылар ашы ашарга мөмкин.