28нчы гыйнварда Мамадыш шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәне Муллахметова Резеда Гилязетдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Мамадыш район Башлыгы Анатолий Иванов котлады һәм юбилярга истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Миннекаева да кушылды.