Уеннан уймак, диебрәк, моннан өч ел элек тәүге мәртәбә уздырылган бу фестиваль безнең Мамадышта ныклап тамыр җәйде, дисәк тә була. Алдагы ике елда анда катнашучылар саны ике дистәләп исәпләнсә, быел инде алдан хәбәр ителгәнчә, 37 чана атна-ун көн дәвамында әзерләнгән трассада үзләрен сынап карадылар. Ярышларга старт бирелгәнче район мәдәният йорты каршындагы чаналар парадын караучылар аларны ясаучыларның нинди фантазияләргә бай булуларына ихластан ышандылар. Чыннан да, ниндиләр генә юк иде араларында: ат чаналары, әкият геройлары, төрле кинофильмнардан алынганнары, кош-кортлар, хайваннар, балыклар, кирпеч формасындагы... Хәтта картон да эшкә “җигелгән” иде. Шашлык пешеп торган мангалда эшләүче тракторга чаклы бар иде. Аларның исемнәренә күз төшерсәң, ихтыярсыздан, каян уйлап бетергәннәр боларны, дияргә мәҗбүр буласың. Нишлисең бит, фестиваль таләпләре буенча бәйгедә төп шарт бер генә: ул да булса – креатив (монда чаналарның аталышы да күз уңында тотыла) чана ясау. Аны эшләү бер дә җиңел булмагандыр. Түбән Камадан килгән команда әгъзалары әйтүенчә, фестивальдә катнашу өчен алар “Йолдызлар сугышы” фильмын файдаланырга булганнар. Крейсер да, команда әгъзаларының костюмнары да фантастик фильмнан алынган. Костюмнар, димәктән, катнашучыларның киемнәре дә чана стиленә туры килергә тиеш булды. Әгәр чаначыларның «транспорты» пират корабле стилендә икән, үзләренә дә пиратка «әверелүләре» шарт. Таудан шуып төшәр алдыннан, катнашучылар иҗади номер да күрсәтергә тиешләр иде әле. Иманым камил, барлык чаналар да, аларның хуҗалары да бу шартларның барысын да үтәделәр. Фестивальне тамаша кылучылар арасында, Яр Чаллыдан килгән Себер хаские токымлы эт янында фотога төшәр өчен, чират басып торучылар да шактыйга җыелган иде. Бик акыллы булып чыктылар ул маэмайлар. Бигрәк тә аларның кечкенә балаларның битләрен ялап, алар белән тәпиләрен биреп күрешүләрен, һәр кеше белән фотога бик теләп төшүләрен күрү үзе бер бәхет булды. Үзәк мәйдандагы сәхнәдә фестивальне ачып, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, Мәскәү кунагы Александр Зубков, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Ренат Садыйков, җөмһүриятебезнең Аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Диләрә Шувалова, республикабызның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чарада катнашучыларга трассада тән җәрәхәтләрсез, җилдән җитез узып, җиңүләр теләделәр. Җилдән җитез шуу димәктән, чыннан да, дистанцияне зур тизлек белән узучылары да булды. Трассада быел конструкцияләр ватылу гел булмады, диярлек. Димәк, фестивальгә әзерләнүчеләр чаналарының ныклыгына быел зур игътибар биргәннәр, дигән сүз. Трассада хөкемдарлык иткән Вәсимә Имамова әйтүенчә, дистанциянең ахырынача барып җиткән – 300 метр араны узган экипажлар да булган. Шуларның берсе район мәгариф бүлеге һәм балалар-яшүсмерләр йорты командасы. Педагоглар “Кин дза-дза” фильмындагы транспортны ясаганнар иде. Тагын унбишләп чана 100 метрдан артык чамасы ара узган. Балык Бистәсенең Казаклар Чаллысы авылыннан аталы-уллы Сергей һәм Александр Новиковлар, авылдашлары Николай Дмитриев, Федор Александров белән бәйгеләргә старт бирелгәнче сөйләшергә туры килгән иде. Алар “Капитан Врунгель” мультфильмындагы “Победа” корабле ясаганнар, ә аңа “Беда” исеме кушканнар. “Без монда җиңәр өчен килмәдек. Иртәдән бирле мондагы бәйрәм рухын күреп, ни өчен Мамадышка килүебезне дә оныттык,” – диделәр алар. Җиңмәсәләр дә, призлы урын белән кайтып китте бу команда. “Татспиртпром” командасының “Белый Кремль” чанасы бу көнне бөтен кешене дә үзенең ап-аклыгы, креативлыгы, күңелле командасы белән җәлеп итте. Шәдче төбәге чаначылары быел да үзләренең фантазияләргә бай булуларын күрсәтмичә калмадылар. Икътисадый зона Эйфель башнясына утырып, Парижга юллар Мамадыш аша булуын исбатласа, икенче командасы десантчыларның 2нче августта билгеләп үтелә торган бәйрәмнәрен ничек уздыруларын гәүдәләндерделәр. Бу төбәк егетләренә ничек суык тими икән ул? Былтыр алар трассада мунча чабынсалар, быел фонтанда су коендылар. Ә бит урамда 20 градус чамасы салкынлык иде. Районыбызның Грахань авылыннан килгән 75 яшьлек Виктор абый конкурстан тыш катнашса да, ул яшьләрдән калышмаган. “Зима-2019” чанасы 115 метр араны узды аның.