Газ шаярганны яратмый.

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Бездә бәла аяк астына килеп төшкәч кенә, аңардан котылу юлын эзли башлыйлар. Бу очракта төп гаеп кемдә соң? Минемчә, бездә. Бөтен авырлыкны да газ хуҗалыгы өчен җаваплы оешмаларга аударып калу дөрес түгел. Әйе, алар үзвакытында йорт-фатирлардагы газ җиһазларына вакытында техник хезмәт күрсәтмәсәләр, нинди дә булса кимчелек, шул ук газ шартлаулар килеп чыгарга мөмкин, анысы. Бу нисбәттән, районыбызның бу тармагы өчен җаваплы оешмалар үз эшләренә намус белән карыйлар, дип әйтергә була. Бу фикер район хакимиятенең утырышлар залында узган киңәшмәдә дә яңгырады. “Алабугагаз” ЭПУ идарәсе начальнигы Азат Нурмиев, районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, район прокуроры Радмир Надыршин, газ хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләре, техник хезмәт күрсәтү оешмалары, идарәче компания вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, ТОСлар җитәкчеләре, күпфатиры йортларның җаваплы затлары (старшие по дому) авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган чарада күтәрелгән проблемалар, чыннан да, игътибарга алырлык иде. Бүгенге көндә төп проблемаларның берсе булып, техник хезмәт күрсәткән вакытта фатир, кайчагында шәхси йортларның хуҗаларын урында тотып булмау тора.

-Безнең оешма йорт-фатирлардагы газ җиһазларына, плитәләргә, безнең илдә җитештерелгән котелларга хезмәт күрсәтә. Чит илдә ясалганнарына – башка оешмалар. Социаль яктан тотрыклы булмаган гаиләләр аеруча игътибар үзгендә тора. Эшне график буенча оештырабыз. Кызганычка каршы, хезмәткәрләребез кайбер фатирлар ишеге төбеннән, шәхси йортларның капка төпләреннән кире борылып китәргә мәҗбүрләр. Чөнки аларны хуҗалалры пропискада булсалар да, икенче урыннарда яшиләр. Бүгенге көндә шундый 140лап абонент бар. Техник хезмәт күрсәтү елга бер мәртәбә уздырыла. Эш вакытында, эштән соң да, ялларда, бәйрәм көннәрендә дә тик торганыбыз юк, - ди Мамадыш район эксплуатация газ службасы начальнигы Нияз Ганиев.

Киңәшмәдә, районыбызда чит илләрдә эшләнгән газ котелларына хезмәт күрсәтүче сигез оешманың эшчәнлекләренә дә тукталып үтелде. Аларның тарифлары бер мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр. Монда клиентның кайда яшәве,хезмәт күрсәтүнең катлаулыгы да күз уңында тотыла. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов бу оешмаларга аларның хезмәт күрсәткәнгә ни өчен төрле бәяләр куюларын дәлилләргә кирәклеген ассызыклап үтте.

Газдан файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәлерн үтәргә кирәклеге турында да җитди сөйләшү булды. Моның өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк соң? Беренчедән, газ җиһазларыннан төп билгеләнеше буенча файдалану зарури таләп булып кала. Әйтик, газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен генә эшләтү катгый тыела. Бу таләпне үтәмәү сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Газ приборларын эшләткәндә аларны озак вакытка караучысыз калдырырга ярамый. Икенчедән, газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматикасыз файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү очракларына юл куелмаска тиеш. Өченчедән, салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору аеруча мөһим. Чөнки тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин. Морҗа башларына кошлар кереп ояламасын өчен куелган тимер челтәр дә төтен юлларын тыгылдырырга мөмкин. Иң мөһиме, ягу мичен, су җылыткычны кабызу алдыннан төтен юлының тарту көчен тикшерү кирәк. Тарту көче булмаган газ приборларын куллану катгый рәвештә тыела. Дүртенчедән, көнкүреш газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтелүе. Әлеге чараның төп максаты - приборларның, ягу мичләренең алга таба да хәвефсез эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактика һәм кисәтү. Җыеп әйткәндә, табигый газдан файдалануның элементар кагыйдәләрен төгәл үтәү һәрбер йорт, шулай ук сезнең күршеләрегез өчен дә иминлек гаранты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International