Түбән Кама шәһәрендә « Батыр " спорт комплексында узган Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре арасында үткәрелгән республика спартакиадасыннан мамадышлылыр өченче дәрәҗә Диплом алып кайттылар. Анда барлыгы 13 команда катнашты. Чарада катнашучылар арасында Әлмәт шәһәреннән 2 команда, Чаллыдан 2 команда, Түбән Кама шәһәреннән 6 команда, шулай ук Зәй, Алабуга һәм Мамадыш шәһәрләре командалары бар иде!