ЮХИДИ җирле бүлекчәсе башлыгы студентлар белән очрашты.

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Мамадыш районында балигъ булмаганнар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатларында Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Руслан Харисов политехник көллият студентлары алдында чыгыш ясады.

 Очрашуда ЮХИДИ бүлеге башлыгы Мамадыш районы территориясендә  юл-транспорт һәлакәтләре торышы турында мәгълүмат җиткерде, юл–транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләрен һәм мисалларын атады.

Транспорт чаралары белән идарә итәргә мөмкин булган яшькә җитү кирәклегенә аерым игътибар бирелде, тиешле хокуклар булмаган килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен штрафлар турында да сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International