Комплекслы план кысаларында Мамадыш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә тернәкләнү узучы инвалидлар белән чираттагы очрашу үткәрде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Гөлчирә Мөхәмәтшина мәшгульлек хезмәте хезмәтләре һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде. Чарада катнашучылар булган вакансияләр белән таныштылар. "Һөнәр сайлау серләре»темасына һөнәри юнәлеш бирүче дәрес үткәрелде. Аннан соң мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр профтестирование уздылар.
Мондый очрашулар уңай нәтиҗәләр бирер һәм алар эшкә урнаша алыр дип өметләнәбез.