Бер яктан караганда, бик рәхәт. Икенче яктан караганда, бу – зур җаваплылык та. Син үзең өчен генә түгел, бөтен гаиләң өчен җаваплы. Элек-электән, юлга чыкканда, әби-бабайлар хәерле юл теләгән: ”Йөрер юлларың имин, уң булсын,” – дип озатып калган. Аларның изге теләге күп вакыт төрле хәвефхәтәрдән саклый. Без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый. Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез. Аларны белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Ыжгырып килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, светофор сигналларын санга сукмау күпчелек очракта күңелсез тәмамлана. ”Кеше гомере ике килми”, – дип җырларда җырланса да, без бу сүзләр асылын кайчакта аңлап та бетермибез бугай. Әгәр аңласак, ашыга-ашыга, инде болай да кыл өстендә торган гомеребезне куркыныч астына куяр идек микән? Юллардагы машина агымын, кешеләр ташкынын ЮХИДИ хезмәткәләре тәртиптә тотарга тырыша. Әмма бу гына җитми. Юлда йөргәндә һәркем игътибарлы булырга һәм юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Башлангыч сыйныф укытучылары юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын еш кузгаталар. Алар аны балаларның аңына сеңдерергә, юлларда аларның иминлеген тәэмин итәргә тырышалар. Мәктәпләрдә балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү Кечкенәдән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез юнәлешендә күп төрле чаралар оештырыла. Шул уңайдан, Олыяз лицеенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча күп эш эшләнә. Лицей директоры Рәсүл Якупов балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәтен булдырмау эшенә һәрчак зур игътибар бирә. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча эш тиешле дәрәҗәгә куелган. Кадерле балаларыбыз тормышын куркыныч астына куймыйк! Юл йөрү кагыйдәләрен, урам һәм юллар законын белү һәм төгәл үтәү – юл куркынычсызлыгының иң төп чараларыннан берсе.», - ди ул. Районның «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» Дәүләт бюджет учреждениесенә җиткезә. Чөнки ул лицейга юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын да ныграк өйрәнергә мөмкинлек бирде – 72 мең сумлык класс-кабинет бүләк итте. Бездә өйрәнү өчен барлык уңайлыклары булган аерым кабинет бар һәм анда “ЮИД” дип исемләнгән түгәрәк эшләп килә. Анда төрле яшьтәге балалар расписание буенча шөгыльләнәләр. Ул кирәкле материаллар, светофор, күп төрле юл билгеләре белән җиһазландырылган. Юл әлифбасын өйрәнү эшен системага салу максаты белән лицейда белем бирү эшчәнлеге, күргәзмәләр, ачык дәресләр, күңел ачу чаралары үткәрелә. Педагоглар светофорлар, юл билгеләреннән файдаланалар, урамда була торган төрле хәлләрне чагылдырган сюжетлар буенча уеннар оештыралар. Бу балаларга урамда йөрү күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә. Шул уңайдан, кышкы каникулларда кече яшьтәге укучылар белән “Тормыш иминлеге нигезләре” фәне укытучысы Илдар Гыйбадуллин җитәкчелегендә, юл йөрү темасына багышланган “Адымнар нык, юллар имин булсын” дип аталган чара уздырылды. Танып-белү эшчәнлегендә кече яшьтәге укучылар бу чарага карата матур итеп шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, светофор турында күп мәгълүмат алдылар, юл билгеләре белән таныштылар, урамда үз-үзеңне дөрес тоту турында шактый белешмәләр тупладылар. Ә укытучылар исә, юлда җәяүлеләр катнашында булган һәлакәтләр турындагы статистика белән балаларны таныштырдылар һәм юлда йөргәндә кагыйдәләрне белүнең нинди зур әһәмияткә ия булуын сөйләделәр. Бу һәлакәтләрдә балалар белән булган очраклар да аз булмавын искәрттеләр. Балаларның сүзлекләре дә юл йөрү кагыйдәләрендә була торган терминнар белән баетылды. Укытучылар бу чара белән аларның шат һәм күңелле уйнауларына ирештеләр, юл йөрү кагыйдәләренең күнекмәләренә төшенделәр.