Анда былтыр ел дәвамында үзләренең матур җырлары белән тамашачыларны сөендергән җырчылар, вокаль һәм фольклор ансамбльләр чыгыш ясады. Инде күркәм традициягә әверелгән бу чараны мәдәният бүлегенең узган елгы эшчәнлегенә тамашачы каршында нәтиҗә ясавы, дип әйтү дә дөрес булыр иде. Фестивальдә катнашучылар башкаруында сәхнәдә татарча, русча, украинча, казахча, керәшенчә җырлар яңгырады. “Созвездие”-“Йолдызлык” республика конкурсында инде озак еллар танылу алган “Каприз” һәм “Непоседы” балалар бию ансамбльләренең чыгышлары да чарага ямь өстәде. Әйе, төбәгебез талантларга бай безнең. Алар арасында нинди һөнәр ияләре генә юк: укытучылар, оешма-предприятиеләрдә, бюджет учреждениеләрендә хезмәт куючылар, пенсионерлар. Нинди генә чара уздырылмасын, сәнгать осталарыбыз аларда бик теләп катнашалар. Талантларыбызның төрле фестиваль-конкурсларда катнашып, уңышларга ирешүләре дә сер түгел. Аннары район мәдәният йорты сәхнәсеннән якташларыбыз иҗат иткән җырлар да яңгырады. Ике сәгать чамасы дәвам иткән концерт сизелмичә узып та китте. Фестивальдә катнашучы һәр аерым башкаручы, ансамбльләр, аны алып баручылар, музыкантлар район мәдәният бүлеге Дипломына һәм махсус бүләгенә лаек булды.