Шул уңайдан Мамадыш политехник көллиятендә “Үзидарә көне” исеме астында чара уздырырга җыеналар. Гади генә әйткәндә, шимбә көнендә белем бирү учреждениесендә студентлар педагогларны парта артына утырырга “мәҗбүр итәчәкләр”. Соңгыларына психология, тормыш куркынычсызлыгы нигезләре һәм информатика фәннәре буенча өч дәрестә белемнәре студентларныкына караганда югарырак булуын исбатларга туры киләчәк. “Укучылар” студентлыкка да кабул ителәчәкләр. Бу йола барлык кагыйдәләр буенча үткәреләчәк. Соңыннан бөтен коллектив стадион-ипподромда чаңгыда йөрергә җыена.