Узган гасырның җитмешенче-туксанынчы елларында Мамадышта фатир алу проблема иде. Утыз ел эчендә утызлап күпфатирлы йорт та файдалануга тапшыра алмадылар. Соңгы ун елда мамадышлыларга бу яктан бәхет елмайды. Районыбыз җитәкчесе Анатолий Ивановның зирәк акыллы булуы нәтиҗәсендә, Татарстанда социаль ипотека, тузган торакны бетерү программалары гамәлгә кергәч, ел саен шәһәребездә берничә күпкатлы йорт файдалануга тапшырыла башлады. Россия күләмендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның толларына да фатирлар бирү гамәлгә керде. 2005нче елдан гына саный башласаң да, Мамадышыбызда җитмештән артык күпкатлы йорт файдалануга тапшырылган. Димәк, ике меңләп гаилә фатирлы булган. Газетабызның узган елгы 5нче сентябрь санындагы беренче биттә муниципаль район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы мөдире Инзил Сәләхетдинов белән әңгәмә бастырылган иде. Ул анда ипотека программасы турында: “Программага беренче кеше районда 2005нче елның августында кергән һәм бүгенге көнгә 698 гаилә үзләренең торак шартларын яхшырттылар. Аларның 648е – бюджет оешмалары хезмәткәрләре. 56 гаилә социаль ипотека програмInstagramon.ru масын өлешчә финанслаучы предприятиеләрдән”, – ди. Ә фатир – тормышта кешегә беренче чиратта кирәкле мәсьәлә. Эшкә урнашыр, укыр өчен дә тору урыны кирәк. Бик күп гаиләләр яшәү урыннары булмаганлыктан таркалалар да инде. Соңгы вакытта Мамадышта ипотека өчен айлык түләүләрен үрнәк графикта күрсәтелгән күләмдә түләп бара алмаучыларны “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешманың судка бирә башлавы турында сүзләр ишетелә башлады. Район суд приставларының әйтүенчә, дөрестән дә, аларга район судыннан Башкарма битләр (Исполнительный лист) шактый килгән инде. Судның эше – гаризалар (иск) буенча карар чыгару, приставларныкы аның үтәлешен тәэмин итү, тиешле акчаны җыеп бирү. Район суды бинасында очраткан таныш юристым хәзер Мамадыштан шактый кешегә: “Түләтергә”, – дигән карар чыгарылуын раслады. Мәсьәләне өйрәнү өчен Казанда Дәүләт торак фондының үз белгечләре янында да булдым, Мамадыштагы “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешманың Яр Чаллы төбәкара вәкиллеге белгече Вадим Фәләховтан да консультацияләр алдым. Казандагы хезмәткәрләр эш судка бирелгән икән, мировой килешүгә бармаганнарын, барысын да судьяга аңлатырга кирәклеген әйттеләр. –Судта бурычны түләтергә, дигән карар чыгарыла. Әле беркемне дә фатирыннан чыгарганнары юк. Ә бурычны түләтү срогы приставлардан тора. Суд карары чыгарылган кешеләрнең үзләренең дә фатирларыннан баш тартканнары юк. Башка җирдә, мәсәлән, әти-әнисе янына күчеп яшәү мөмкинлеге булса да, бурычларын түләп бетермичә, килешүне өзәргә (расторгнуть) рөхсәт бирмиләр. Барысын да эш судка барып җиткәнче эшләргә кирәк. Шундый бер очрак булды. Бер укытучы: “Балаларым читтә яшиләр. Мамадышка кайтмаячаклар. Киләчәктә түли дә алмаска мөмкин. Мин арендага күчә аламмы?” – дип килде. Мондый очракта, эш судка бирелгәнче, эшләп була. Биш-алты кеше шулай арендага күчтеләр инде. Гаиләдә әти-әнисенең берсе үлә, мәктәптә яки югары уку йортында укучы балалары бар, взносларын түләп бара алмыйлар икән, ул вакытта фондка гариза язалар, комиссия тикшерә һәм мөлкәтләрендә башка фатирлары яки йортлары юк икән, балалар укып бетергәнче түләүне туктатып торалар һәм вакытлыча наемга күчерәләр. Наем бәясен генә түлиләр. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетының 366нчы санлы махсус карары бар. Андый очраклар булды, – диде Вадим Фәләхов. Дөрестән дә юллар күп. Үзеңә кирәген сайлый белергә генә кирәк. Бурычларың җыелса, аларны тизрәк каплап бетерү – иң отышлысыдыр. Аларны барыбер эзләп алалар. Эш судка барып җиткәч, чит милектән файдаланган өчен, процентлар өстәп, наем бәясен дә түләттерәләр.