Түбәнкамалылар «SannyФест» республика фестиваленә әзерләнә.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

«Нижнекамскнефтехим» предприятиесе заводының  дүрт хезмәткәре бу шимбәдә  Мамадышта узачак III «SannyФест» креатив чаналар фестивалендә катнашу өчен йолдызлы крейсер рәвешендәге чана ясау эшенә керешкән. 

Алар үз идеяләрен эштән соң,   Рамил Нуретдиновның  гаражында тормышка ашырганнар. Чананың каркасын  җиңел, әмма шул ук вакытта нык  агачтан ясаганнар, корпусын пластик, пенопласт һәм  кул астындагы башка  материаллардан җыйганнар. Крейсер төзү  - бер хәл, моның белән бергә костюмнар табу мәсьәләсе дә калкып чыккан. Аларын  егетләр,  вакытлыча кулланып тору өчен,  Казаннан кайтартканнар. Әзерлек барышында профком рәисе Александр Ворошнин зур ярдәм күрсәткән.

Подразделениенең  яшьләр оешмасы җитәкчесе Айрат Фатыйхов сүзләренчә, алар узган ярышларның нәтиҗәләре белән танышкан,  йөзләгән фото һәм видео караганнар. Шактый баш ватканнан соң, егетләр «Звездные войны» фантастик кинофильмы нигезендә эш йөртергә булганнар. Барысы да әлеге фильмны яратып карый икән. Чана - крейсер рәвешендә, аны йөртүче - фильмның иң харизматик герое  Дарт Вейдер образында. Калган өчесе  - фильмдагы армия солдатлары. 

Егетләр компаниянең  катлаулы участокларында хезмәт куя. Сүз уңаеннан, Мамадыштагы ярыштан соң, алар ясаган чана ватылмыйча, төзек хәлдә калса, аны завод территориясенең ландшафт дизайнына кертергә яки декабрь аенда  чыршы мәйданчыгын бизәгәндә  файдаланырга уйлыйлар. 

Бу хакта тулырак: http://tat.e-nkama.ru/news/758/72234/
© Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International