Елена Григина сәүдә өлкәсендә 20 елдан артык хезмәт куя.

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

Мамадыш Балык заводы өчен ул үзенә күрә бер талисман: аның килүе белән предприятиедә эшләр тауга китте, балык сату артты. Елена Николаевна шимбә көнне Казанда һәм Мамадышта уза торган бер генә ярминкәне дә калдырмый. Аның прилавкасы янында һәрвакыт чират була- ягымлы ханым ачык йөзе белән халыкны үзенә тарта. Аның хезмәт юлында зур казанышлары да бар. Узган ел Елена Григина Мамадышны 5 күргәзмәдә, шул исәптән Санкт-Петербургта Татарстанның балык сәнәгате тармагы презентациясендә дә ,тәкъдим итте. Ханым 40 елга якын никахта бәхетле гаилә учагын саклый: аның ике улы, 5 оныгы бар. ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International