Чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин катнашында узды.
Утырышта муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Никитин, Иҗтимагый совет рәисе Хәлим Кәримов, Иҗтимагый советның даими комиссияләре рәисләре катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - районның 2019 елга эш планын раслау булды. Анда районның белем бирү учреждениеләрендә, стационар һәм мәктәп яны лагерьларында туклануга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм катнашучыларга, инвалидларга медицина хезмәте күрсәтүгә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү, шәһәрне төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр кертеләчәк.