27 гыйнварда Россия Ленинград блокадасы өзелү көнен искә ала. Ленинград шәһәренең ике ел ярым чолганышта яшәве – Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң аянычлы көннәр.
1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр, барлыгы 872 көнгә сузылган блокаданың тар-мар ителү көнен, Ленинград сугышында Җиңү көне дип тә атыйлар. 2019 елда бу тарихи датага 75 ел тулды.