2018 елның гыйнварыннан Россиядә беренче баланы тудыруга (тәрбиягә алуга) бәйле айлык түләүләр кертелгән. Ул гаиләнең җан башына исәпләнелгән табыш күләме 13713 сумнан артмаган очракта, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче баласын тудырган (тәрбиягә алган) әниләргә түләнә.
2018 елда айлык түләүләр күләме – 8490 сум (2017 елның 2 нче кварталына Татарстан Республикасында билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләме). Айлык түләүләрне алу өчен бала туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать иткәндә, айлык түләүләр баланың туган көненнән алып һәм ул 1,5 яшькә җиткәнчегә кадәр түләнәчәк. Калган очракларда – мөрәҗәгать итү вакытыннан башлап.
Айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә түбәндәге документларны тәкъдим итәргә: бала туу (тәрбиягә алу турында таныклык); гариза тапшырылган ай алдыннан килгән 12 календарь ай өчен гаилә әгъзаларының кереме турындагы мәгълүматларны үз эченә алган документ; банкта ачылган счет реквизитлары.
Тулырак мәгълүмат алу өчен Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә. Кабул итү көннәре: дүшәмбе, сишәмбе, җомга – 08:00-17:00, чәршәмбе, пәнҗешәмбе – 08:00-12:00 сәгатьләрдә.