Бу атна шимбәсендә Мамадышта өченче мәртәбә креатив чаналарның "SunnyФЕСТ" фестивале узачак. Анда утыздан артык команда катнашырга теләк белдерде инде. Быел әлеге чарада Россиянең танылган чаначысы һәм бобслейчысы, Олимпия уеннарында призлы урыннар, дөнья чемпионы исемен яулаган, Европаның дүрт мәртәбә чемпионы, бүгенге көндә Россия бобслей федерациясен җитәкләүче Александр Зубковның да килүе көтелә. Фестиваль кысаларында аның белән аралашырга, фотосессиядә катнашырга теләсәгез, чаналар бәйрәменә килегез. Сезне бик күп кызыклы чаралар көтә.