Илфат Фаяз улы да урта мәктәпне тәмамлагач, язмышын урманчылык белән бәйләргә тели. Катмыштан ерак түгел генә – Кама леспромхозы, аның бөтен Союз күләмендә макталган чагы бу. Ә урман хуҗалыгы буенча югары белем бирә торган уку йорты илдә өчәү генә була, иң якыны – Йошкар-Оладагы Мари политехник институты. Анда баргач, документларын тапшырганда, егетләр моңа: “Биш ел буе яфрак өйрәнеп утырырсың мыни?!” – диләр. Институтта автомобиль юллары факультеты да була. Илфат авылга кайта. ХХII партсъезд исемендәге күмәк хуҗалыкның рәисе булган әтисе Фаяз Хаҗиев: “Юллар бер вакытта да бетмәячәк. Гел кирәкле һөнәр булачак. Шунда кер”, – дигән киңәшен бирә. Бу вакыт – “М-7” трассасының Яр Чаллы белән Казан арасындагы өлешенең төзелгән чагы. Ә ул Катмышка терәлеп диярлек уза. Институтны тәмамлаган яшь белгеч Мамадышның юллар идарәсенә эшкә кайта һәм баш инженер итеп билгеләнә. Бераз эшләүгә, Мамадышның Кызылармия урамындагы йортларның берсеннән бүлмә бирәләр аңа. Әлеге өч бүлмәле фатирга район газетабызның ул чактагы мөхәррир урынбасары, кабат үзе үк ун елдан артык мөхәррирлек иткән, “ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” Зөфәр Әгъзамов гаиләсе белән бергә кертәләр аны. Шул вакытта ул: “Эх! Төзүче бул идең дә, Мамадыштагы бөтен кешене фатирлы ит идең!” – ди. Бу иң зур хыялы Аллаһы Тәгаләнең: “Амин!” – дигән чагына туры килә. 1986нчы елга кадәр юллар идарәсендә эшләгәч, анда партоешма секретаре вазыйфасын да башкарды әле ул, аны КПССның район комитетына оештыру бүлеге инструкторы итеп күчерделәр. Илдә үзгәртеп кору сәясәте башланган, заводларга-фабрикаларга, предприятиеләргә җитәкчеләрне сайлап куярга керешкәннәр иде. 1988нче елның маенда Илфат Фаяз улы Хаҗиевны да Мамадышның кирпеч заводына, ачык тавыш бирү юлы белән, берничә кандидатура арасыннан, директор итеп сайладылар. Яшь, энергияле җитәкче билгеләнгәч, завод гел күтәрелештә һәм яңарышта булды. СССР таркалып, төрле акционерлык оешмалары, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр оештырыла башлагач, алар да заманнан артта калмадылар. Үзләре чыгара торган кирпеч белән төзелеш тә алып барырга керештеләр. “Вятка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте үзебезнең редакциягә дә, ишек алдыбызга, ике катлы гараж һәм кәгазь склады салып бирде. 1995нче елда районда икенче предприятие булып, кирпеч яндыруны газлаштыруга ирештеләр. Беренче зәңгәр ягулык кертүчеләр – район газчылары үзләре булды. “Вятка” кабат “Төзүсервис” акционерлык җәмгыятенә әйләнде. Җитәкчесе энергияле, яңалыкка омтылучан булгач, аңа 2нче санлы механикалаштырылган колонна белән төзү-монтаж идарәсен дә куштылар. Илфат Фаязович төзеле шләрне алып баруда комплектлаучы материалларның күпчелеген үзләрендә җитештерүгә иреште. Ишекләр һәм тәрәзәләрне үзләре ясауны җайга салдылар. Тимер-бетон эшләнмәләр (ЖБИ) ясау буенча яңа завод оештырдылар. Ул испан технологиясе буеча эшли башлады. Анда тимер-бетон плитәләр, балкалар, блоклар, перемычкалар, башка төрле кирәкле материаллар ясыйлар. Илфат Фаязович кабул итеп алганда кирпеч заводы елына 3,3 миллион кирпеч чыгарса, кабат аның җитештерүчәнлеге 15 миллионга җиткерелә. Социаль ипотека программасы башлангач, елына егермешәр күпкатлы йорт файдалануга тапшырган чаклары да булды аларның. Барысы алтмыштан артык күпкатлы йорт салганнар. Авыллары Катмышка, Басканга, Мамадышның Ушма аръягына, федераль трассага мәчетләр җиткерде Илфат Фаязович. Шәһәребезнең күрке булган “Әкият” һәм “Радуга” балалар бакчаларын да, Ак Барс банкы, муниципалитет, район үзәк хастаханәсенең тудыру бүлеген, хастаханә кассасы биналарын да “Төзүсервис” салды. Бүгенге көндә ике күпкатлы йорт төзелеше алып баралар. Испания технологиясе белән эшләүче яңа “Макерам” кирпеч заводы җиткерүләре төзелеш эшләренең сыйфатын күпкә яхшыртты. Җиһазлар белән тәэмин итүче Испания фермасының бөлгенлеккә чыгуы нәтиҗәсендә, аларны коруны үзләренә генә дәвам итәргә туры килде. Программаларына да үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булдылар. Заводның егәрлеге – елына 40 миллион кирпеч чыгарырга мөмкинлек бирә. 36 миллион чыгарып караганнар инде. Ул ун төрле кирпеч эшли. Продукцияне күбрәк Казанга һәм Яр Чаллыга алып китәләр.