2018нче елның 18нче ноябрендә Мамадышта һәм 28 авыл җирлегендә 2019нчы елда гражданнарның үзарасалымын кертү һәм аларны куллану мәсьәләләренә багышланган референдумнар узды. Мамадышта 20нче февральгә кадәр 3 миллион 300 мең сум үзарасалым акчалары җыярга кирәк. Шул вакытта әлеге акчаларга республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк өстәләчәк. Бөтен ул акчалар җирле проблемаларны хәл итүгә юнәлдереләчәк, бу очракта – шәһәрнекен. Ә без, сезнең белән, мамадышлылар, аларның нәрсәләргә тотылганнарын һәм шәһәр картасында тагын нинди “ак таплар” калганын яхшы беләбез. 11800 шәһәрдәшебезнең 1100е – ташламага ия булганнар, калганнарның бөтенесенә дә 300әр сум кертергә кирәк. Шәһәр предприятиеләрендә, оешмаларында һәм учреждениеләрендә аларны җыю дәвам итә. Ул акчаларны эшләүче кешеләрдән генә түгел, бөтен гаиләсеннән җыю дөресрәк булыр иде. Акчаларны җыю ТОСлар рәисләре аша да оештырылган. Бердәм исәп-хисап үзәгендә, “Ак Барс” Банкында да кабул итәләр. Гадәт буенча, район муниципалитеты бинасында акчаларны үзең һәм гаиләң өчен беренче каттагы 101нче кабинетта тапшырырга мөмкин. Безнең барыбыз өчен дә билгеләнгән сумманың тизрәк җыелуы һәм тиеШәһәр пляжы Яр буеннан начар булырга тиеш түгел шле максатына тотылуы мөһим. 2014нче елдагы беренче референдумнан соң нинди киң колачлы эшләр башкарылуы турында без газетабызда берничә тапкыр язып чыктык инде. Киң колачлыларын гына хәтердә яңартып узыйк: христиан зиратын реконструкцияләү, яңа мөселман зираты төзү, урам яктырткычларын диодлыларга алыштыру, мәйданчыкларын ясап, яңа автобус тукталышы павильоннары урнаштыру. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына да гаять зур игътибар бирелде. 176 юл билгесе урнаштырылды һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, мәктәпләр янында 36 махсус калкулыклар ясалды. 2017нче ел референдумы буенча 2 миллион 690 мең сум акча җыелган, бюджеттан 10 миллион 762 мең 400 сум финансланган. Моның нәтиҗәсендә, шәһәр пляжын төзү буенча проект ясатылды һәм аның беренче чиратын эшләү башланды, Җиңү паркында яктырту системасы яңартылды. 50 яңа багана, 330 урам фонаре куелды, өч километр озынлыкта изоляцияләнгән электрүткәргечләр (бишенче линия) сузылды. Көтелгәнчә, быел үзарасалымның күп өлешен шәһәр пляжының икенче чиратын төзүгә юнәлдерәчәкләр. –Башкача була да алмый, безнең менә дигән Яр буебыз, пляж волейболы мәйданчыгыбыз бар, димәк шәһәр пляжы да алардан калышмаска, заманча булырга тиеш, – ди Мамадыш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов. Аның сүзләре белән килешмәү мөмкин түгел. Шәһәребезгә кунакка кайткан туганнарыбыз, якыннарыбыз авызыннан Мамадышка сокланулы сүзләрне һәммәбезнең дә ишеткәне бар. Үзгәрешләр күз алдыбызда бара. Шәһәребез чәчәк атсын, анда яшәү тагын да уңайлы, рәхәт булсын өчен без дә сезнең белән кулдан килгәнчә тырышабыз. “Иң төзек шәһәр“ номинациясендә республика дәрәҗәсендә яуланган чираттагы җиңү – моның ачык мисалы. Безнең акчалар җилгә очмый, катгый рәвештә билгеләнгән тиешле урынына юнәлтелә. “Өй салуның ние бар – мүклисе дә, чүклисе“, – дисәк тә, мондый масштаблы эшләргә акчаның бихисап тотылуы турында сүз кузгатып тормасак та ярый. Әлбәттә акча бик күп кирәк! Шуңа күрә, дәүләтнең “ал да, куллан“, – дип, биргән мондый мөмкинлеген кулдан ычкындыру гафу ителмәслек хата булыр иде. Билгеләнгән срокка вакыт аз калып бара, шуңа күрә көндәлек расписаниегә “Үзарасалым акчасын түләргә онытма!“ – дигән пунктны кертергә онытмаска кирәк.
Шәһәребездә яшәүчеләр Мамадышны тагын да гүзәлләндерү, уңайлыландыру турында инициатива белән чыгуны тагын да активрак дәвам итәләр. 2018нче ел азагында район газетасын укучы Р. Рөстәмов үзарасалым акчасына хуҗасыз этләр һәм мәчеләр өчен приют ачарга тәкъдим иткән иде. Бу хатка тагын берәү кушылды. Һәм ул бу мәсьәләне чишү өчен конкрет юллар күрсәтә. Без, газета чыгаручыларга хәрәкәт итү өчен дә сигнал бу. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, әлеге сорауны Рәшит Гариповка юнәлттем. Мамадышта караучысыз калган хайваннар өчен приют ачу мөмкинлеге бармы, юкмы? Ул менә нәрсә дип җавап бирде: – Шәһәребездә хуҗасыз этләр, мәчеләр булуына беренче чиратта хуҗалар үзләре гаепле. Бу – безнең җәмгыять авыруы. Җәмгыять авыруы турында шулай ук илебездә ятимнәр, картлар йортлары булу да сөйли. Хуҗа үз этен саф һавада бергәләп йөрергә “борынчык“ кигертеп, муенчаклы бау белән алып чыгарга тиеш. Башкача булганда алар әлбәттә көтүгә туплана. Этләрне “йоклату“ шәһәребездә даими башкарыла. Куркынычсызлык саклау максатыннан әлеге эш белән шөгыльләнү зарурлыгы белән килешегез. Бүгенге көндә шәһәр бюджетында йортсыз хайваннарны тотуга каралган маддә юк. Хайваннар өчен приютлар һәм питомниклар иганәчеләр һәм хәйриячеләрдән җыелган акчаларга ясала, анда энтузист-фанатлар хезмәт күрсәтә. Андый изге максатлы приют ачу идеаль вариант булыр иде. Тик нормативлар буенча ул шәһәр уртасында урнаша алмый. Әгәр андый тәкъдим керә икән, безгә ул приютларны тудыру һәм эшләтү тәҗрибәсен ныклап өйрәнергә кирәк. Моның өстендә дә эшләү зарур.