Янган акчалар кими башлады.

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Ут, газ – бүгенге көндә кеше үзенең көндәлек тормышын алардан башка күзалламый. Берәрсе булмаса, уңайсызлык сизәбез. Ут кабызсак, телевизор һәм компьютер кушсак, тузан суыртырга уйласак, һәрвакыт электр энергиясе кулланабыз. Ул көнкүрешебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Ай узып киткәч, аның өчен түләү вакыты җиткәч: “Аһ-ваһ! Бигрәк күп түләргә кирәк!“ – дип лаф орабыз, кыйммәт торсалар да, базарлардан, яки кибетләрдән энергия саклаучы лампочкалар сатып ала башладык, электр җиһазларының да энергияне азрак куллана торганнарына игътибарны күбрәк бирә башладык. Соңгы елларда энергия ресурсларын кимрәк куллануны киметү буенча сәясәт бөтен Россия күләмендә алып барыла башлады, авылларда, шәһәрләрдә махсус программалар гамәлгә кертелде. Соңгы дүрт елда гына да районыбызда да кырыктан артык авыл “Яктыртуны торгызу программасы“нда катнашкан. 2017нче елда бу юнәлештә аеруча зур эшләр башкарылды. Алтмышка якын авылга урамнарны яктырту, бу юнәлештә киткән чыгымнарның исәбен аерым алып бару өчен, бишенче линияләр сузылды. Зур чыгымнар сорый торган лампочкалар урынына 40 ваттлы диодлы, энергия саклаучы 4500 яктырту җайланмасы урнаштырылды. –Былтыр да бу юнәлештә эшләр туктап тормады. Лампочкаларны энергия саклаучыларга алыштыру Урманчы, Соколка, Түбән Ушма авыл җирлекләрендә дәвам итте. Соколкада бишенче линияне сузу эшләре дә башкарылды. Быел Көмешкүл, Отарка авыл җирлекләрендә эшләячәкләр. Кирәк булса, счетчиклар да куела. Хәзер бу максатларда үзарасалым акчалары да кулланыла. Мамадышта соңгы елларда бөтен урам лампочкаларын яңартып чыктык. Яңа урамнарга да лампочкалар куелды, – ди муниципаль район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International