Әлеге бәйгедә аеруча балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр зур активлык күрсәтте. Катнашучыларның нибары 31е генә мәктәпләрдә белем алучылар иде. Дөресен әйтергә кирәк, без моның кадәр бала катнашыр, дип һич тә көтмәгән идек. Конкурста катнашу түләүле булгач, бигрәк тә. Тәрбиячеләр, мәктәп укытучылары, әлбәттә, ата-аналар үзләренең балаларының сәләтләренең нинди дәрәҗәдә булуын белер өчен аларны бәйгедә көч сынаштырып, бик дөрес эшләделәр, дияр идем. Сәләтле балалар бездә шактый икәнлеген без төрле мәдәни чараларда да күрәбез. Видеоязмаларны караганда да районыбызда шундый иҗади балаларның күплегенә тагын бер кат инандык. Шигырь уку бер дә җиңел эш түгел ул. Аны сәнгатьле уку бигрәк тә. Һәр бала Яңа елга багышланган шигырьләрнең асылын үзенчә ачып бирергә тырышкан. Менә шулар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алып кара син. Комиссиягә видеоязмаларның зур күпчелеген икешәр, хәтта өчәр мәртәбә карарга туры килде. Әле бүләкләнергә тиешле дип табылган балаларны яңадан үз иләкләре аша уздырдылар комиссия әгъзалары. Шунлыктан 160 бала арсыннан иң яхшыларын сайлап алу бер дә җиңел булмады. Катнашучыларның географиясе дә киң. Авылларның активлыгына да күңел сөенде. Әмир Зиннәтовка әле биш кенә яшь, ул “Радуга” балалар бакчасында тәрбияләнә. Конкурста рус телендә язылган шигырь белән катнашты ул.
КОНКУРС НӘТИҖӘЛӘРЕ 3-6 яшьлекләр арасында: беренче урында – Зилия ХАҖИЕВА (4 яшь, “Светлячок” балалар бакчасы) һәм Ләйсән ХАҖИЕВА (5 яшь, “Миләшкәй); икенче урында – Әмир ЗИННӘТОВ (5 яшь, “Радуга“) белән Мәдинә СӨНГАТУЛЛИНА (6 яшь, “Бәләкәч”); өченче урында – Амилия КӘРИМОВА (4 яшь, Түбән Ушма балалар бакчасы) һәм Әнәс ҺАДИУЛЛИН (6 яшь, Иске Комазан балалар бакчасы). 7-11 яшьлекләр арасында: беренче урында – Эвелина МАМОНОВА (7 яшь, шәһәрдәге 2нче санлы лицей); икенче урында – Анна КРОШЕЧКИНА (8 яшь, шәһәрдәге 3нче санлы мәктәп) белән Зарина ИСХАКОВА (8 яшь, 2нче санлы лицей); өченче урында – Азат ГАЛИЕВ (10 яшь, Түбән Ушма урта мәктәбе) һәм Алмас НАСЫЙБУЛЛИН (10 яшь, Усали урта мәктәбе), 12-18 яшьлекләр арасында: беренче урында – Ландыш ХӘСӘНОВА (13 яшь, Түбән Ушма урта мәктәбе); икенче урында – Зилә ҺАДИЕВА (Олыяз лицееның 8нче сыйныф укучысы); өченче урында – Диләрә ГАЛИЕВА (Тәкәнеш урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы). Лиана ЛОКМАНОВА (12 яшь) – “Яңа ел җырын иң яхшы башкаручы“; Түбән Ушма урта мәктәбеннән Инсаф ВАХИТОВ белән Булат ӘХМӘТҖАНОВ (икесенә дә 10шар яшь) – “Иң яхшы дуэт”; Тамерлан ГЫЙМАДИЕВ (3 яшь, Түбән Ушма балалар бакчасы) һәм Әмир САФИН (4 яшь, “Ләйсән”) – “Иң озын шигырь уку”; Самир ХӨСНЕТДИНОВ (3 яшь, “Ләйсән”) – “Оригиналь башкару”; Ясминә ГАЛИЕВА (2 яшь, “Алёнушка”) “Иң яшь катнашучы” номинацияләрендә бүләкләнделәр.
–Миңа тәрбиячеләр дә, әнием дә булыштылар. Шигырь сөйләргә яратам мин. Телисезме яңадан бер шигырь сөйлим, – диде ул. Зилия Хаҗиевага дүрт яшь. Комиссия әгъзаларын үзенең сәнгатьле, хисләргә бирелеп, күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләве белән әсир итте. “Светлячок” балалар бакчасында тәрбияләнүче бу балага тәрбиячеләре Светлана Чиркунова белән Эльвира Симонова нык ярдәм күрсәткәннәр. Уртак тырышылыкның нәтиҗәсе дә уңышлы булып чыкты. Зилия кече яшьтәгеләр арасында җиңүче булды. –“Абый, мин шигырь генә сөйләмим, инглиз телен өйрәнәм, гимнастика, бию түгәгрәкләренә йөрим, әни белән Боз сараена йөрим“,– ди ул. Кыскасы, баланың бер генә буш вакыты да юк, дияргә тулы нигез бар. Усали урта мәктәбенең 4нче сыйныфында белем алучы Алмас Насыйбуллин конкурста Роберт Миңнуллинның “Яңа ел” шигыре белән катнашты. Яхшы билгеләренә генә укый икән. Киңкырлы, сәләтле бала. Әйләнә-тирә дөнья фәнен бигрәк тә үз итә, киләчәктә программачы булырга җыена. Әлегә компьютерны үзләштереп кенә килә. Мәктәпнең бию түгәрәгенә йөри. –Бу конкурсны оештырганыгыз өчен рәхмәт. Аңа мин ныклап әзерләндем, бүләк алучылар арасына эләгермен дип уйламаган идем. Алга таба конкурслар оештырсагыз, тагын катнашачакмын, – диде Алмас.