“Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүче ике бала Алабуга шәһәрендә Кыш Бабай призына йөзү буенча өченче региональ шәхси-команда ярышларында катнашты.
Ярышларда Түбән Кама, Мамадыш, Зәй, Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләреннән өлкән яшьтәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче 64 бала катнашты.
“Салават күпере” һәм Мамадыш районы командасын шушы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Шиһапов Айнур һәм Хәкимова Ләйсән намуслы тәкъдим иттеләр. Безнең шәһәрдә «Лагуна» йөзү бассейны күптән түгел ачылса да, балалар бүләксез кайтмадылар. Малайлар арасында икенче мактаулы урынны судьялар командасы әгъзалары безнең Айнур га бирделәр! Ләйсән катнашканы өчен истәлекле диплом алып кайтты.