"Кайгырту” үзәгендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре катнашында чара узды.

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

        Узган атнада Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районының «Забота» үзәгендә комплекслы чара үткәрде.

       Шәһәр кибетләрендә социаль әһәмияткә ия азык-төлек продуктларына бәяләр мониторингы үткәрелде. («Пятерочка» кибете «Агроторг» ҖЧҖ; «Акчарлак» кибете Заляева С. Р.; ИП Каримова Л. П.) исемлеккә кертелгән социаль әһәмиятле азык-төлек продуктларының бөтен ассортименты сатуда тәкъдим ителә, бәяләр арту күзәтелми.

        Забота» социаль-тернәкләндерү үзәгендә өлкән буын ял итүчеләр белән очрашу узды. Чарада катнашучыларга  “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп маддәләре аңлатылды. Әлеге чарада үзәктә ял итүче 22 кеше актив катнашты.

       Чарада катнашучыларның күбесенең төрле тормыш ситуацияләре белән бәйле  сораулары булды. Аларны төрле характердагы мәсьәләләр, мәсәлән, дару препаратлары, медицина билгеләнешендәге предметлар алыштырылырга яки кире кайтарылырга тиешме-юкмы, дигән сорауларга бирелгән җаваплар кызыксындырды. Катнашучыларга шулай ук сыйфатсыз азык-төлек товарлары мәсьәләләре буенча да консультацияләр бирделәр. Чарада катнашучыларның барысы да кулланучылар базарына кагылышлы сорауларга квалификацияле һәм тулы җаваплар алды һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан әзерләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International