Мамадышта бәйрәм “Яшьлек” скверы артында Нократ елгасында һәм “Изге касә” комплексында үткәрелде. Борынгыдан килгән ышанулар буенча, бу көнне чиркәүдә изгеләндерелгән су шифалы көчкә ия һәм ел буе бозылмый, дип исәпләнелә. Чынлыкта бу шулай да. Ә инде махсус ясалган бәкедә су коену җан һәм тәнне шифаландыручы, гөнаһлардан азат итүче, кара көчләргә каршы торуны арттыру сихәтен бирүче дини йола санала. Качману көнен уздыруга багышланган рәсми чара 12.00 сәгатьтә Нократ елгасында тишелгән бәке янында башланды. Изге Ксения Римляныня чиркәве настоятеле Владимир атакай Иванов суны изгеләндерү догасы укыганнан, үгет-нәсыйхәтләрен әйткәннән соң, суда коенырга теләүчеләрдән озын чират хасил булды. Руханилар бары чын күңелдән ышанган очракта гына бәкедә коенырга ярый дип кисәтә, югыйсә салкын тияргә мөмкин. Изге суга керү – Иисус артыннан иярергә әзер булу, дигән сүз. Быел, башка елларга караганда, көн бик салкын булмады. Бу көнне суда чумынучылар арасында балалар да шактый җыелган иде. Шәһәрдәге 1нче санлы икенче ел инде Качману көнне бәкедә коена икән. –Суга чумып алганнан соң, тәннәр рәхәтләнеп китә. Менә судан чыктым гына, бернинди салкынлык та тоймыйм, – ди ул. Николай Глухов беренче тапкыр Качмануда моннан 29 ел элек чумынган булган. –Вакыт булмыйча, бер-ике ел гына калдым бугай суга кермичә. Ел саен бу чараны калдырганым юк. Файдасы бар, моны үземнән чыгып әйтә алам. Суык тиюнең нәрсә икәнен дә белгән юк. Кумырык авылыннан килгән 22 яшьлек Славик Никифоров та Качману суында коенуның рәхәтлеген, тәнгә сихәтлеген берничә ел тоя икән инде. Мамадыштан Петр Семенов өчен дә бу көнне су коену гадәткә әверелгән. – Ел саен чумынам. Ничәнче тапкыр коенуымны тәгаен генә әйтә алмыйм. Төгәл генә исәпләп тә барган юк. Тик шунысын беләм: бу бәйрәмдә суга чумынгач гәүдәгә рәхәт булып китә, сәламәтлеккә дә файдалы. Моннан соң тормыш иптәшем белән Җөригә, Юкәчегә кайтып киләчәкмен. Бу авылларда да Качмануны бик зурлар уздыралар хәзер, – ди Петр. “Изге касә” комплексында коенулар өйләдән соң башланды. Монда да халык шактый җыелган иде. Изге чишмәгә барырга теләүчеләр өчен автобуслар йөреп торды. Чишмәдән изгеләндерелгән суны монда да халык чират торып алды. Комплекстан чыгу юлында политехник көллият чәй өстәле әзерләгән иде.