Тубән Яке авылында мәчеткә манара куелды

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Биредә 2017 нче елда мәчет төзелешенә нигез салынган иде. Мәһабәт бинаны төзетүгә шушы авылда туып үскән Рифат Мәхмутов алынган.

Буген яңа мәчет төзелешендә истәлекле вакыйга булды. Бирегә куәтле техникалар китереп, мәчетнең гөмбәзләрен һәм манарасын урнаштырдылар. Әлеге тантанага авыл халкы җыелды һәм бу чара зур бәйрәм төсен алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International