«Ел укытучысы» республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле булды.

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

2018 елның 10 декабреннән 2019 елның 11 гыйнварына кадәр Мамадышта «Ел укытучысы-2019», «Педагогик дебют-2019» һәм «иң яхшы татар теле укытучысы-2019» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы турлары уздырылды. «Дәрес» һәм «Мастер-класс» финал турының конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча «Ел укытучысы – 2019» конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр итеп К. А. Вәлиев исемендәге 2 нче лицейның башлангыч сыйныфлар укытучысы Лепешкина Екатерина Витальевна һәм 1 нче мәктәпнең физик культура укытучысы Захаров Владислав Александрович танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International