Матур күлмәк тә кияр.

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Шәһәребез үзәгендә тагын бер бина аның матур бизәгенә әйләнәчәк. Узган атнаның җомгасында районыбыз җитәкчелеге һәм проектлаучылар КПССның район комитеты өчен җиткерелеп, илдә сәясәт үзгәргәч, бераз вакыт авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе, кабат салым инспекциясе белән статистика бүлеге сыену урыны тапкан бинаны балалар иҗаты үзәге итеп эшләү турында фикер алыштылар. Совет заманнарында да Мамадышның иң матур биналарыннан исәпләнә иде ул. Еллар узган саен таушалды, зәвыклар да үзгәрде. Районыбыз җитәкчелеге тырышлыгы белән, бина Балалар-яшүсмерләр йорты карамагына тапшырылды һәм анда балалар иҗаты үзәге оештырырга карар ителде. Үзгәртеп кору эшләренә акчалар да юллап алынды. Бинаны реконструкцияләү эшләрен проектлау белән “Рса Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять шөгыльләнә. –Монда халык күп җыела торган җир булачак. Тыштан да матур чыксын, – диде районыбыз башлыгы Анатолий Иванов проектлаучыларга. Бинаның нинди материал белән тышланачагы, нинди бүлмәләр булачагы, пандусның ничек ясалачагы белән дә кызыксынды ул. Бер генә нәрсәне дә игътибарсыз калдырмады –Алюминий композит белән тышланачак, төрле фигуралар ясап бизәләчәк. Менделеевскта балалар сәнгать мәктәбен шулай ясадылар. Матур булды, – диделәр проектлаучылар. –Үзәктә берьюлы ике йөз бала шөгыльләнә алачак. Ә көн дәвамында бер меңгә кадәр кабул итәргә мөмкинлек булачак. Алар белән егермеләп педагог һәм методист эшләр, дип фаразлана, – ди Балалар-яшүсмерләр йорты директоры Артур Ефимов. Беренче катны техник иҗатка багышларга исәплиләр. Анда автомодельләштерү, суднолар, ракеталар модельләштерү, компьютер класслары була. Югары Районыбызда игелекле затлар бик күп. Алар авыр хәлле, аз тәэмин ителгән гаиләләргә матди ярдәмнәр күрсәтәләр. Дәваланырга, кыйммәтле дарулар кирәк булганда акчалата булышалар. Аз керемле райондашларыбызга “Нократ” һәм “Вятка” газеталарына подписка бүләк итүчеләр дә бар. “Азбука сыра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең “Мамадыш заводы“ филиалы директоры Мәксүт ӘХМӘТШИН белән баш бухгалтеры Мөнирә ГЫЙМАЛЕТДИНОВА берничә тапкыр ялгыз әби-бабайларны үзләре хисабыннан район газеталы иттеләр инде. 2019нчы елның беренче яртыеллыгына язылу барган көннәрдә дә алар ике аз тәэмин ителгәннәр категориясенә кергән ике гаиләгә подписка бүләк иттеләр. Олы җанлы, миһербанлы шәһәрдәшләребезнең игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын. Абунә-2019 Һәр яңалык урын таба Мамадышта яшәүче ФЕДОР АЛЕКСЕЕВ район газетасын күптәннән алдыра инде. “Быелның яртыеллыгына язылырга соңгарак калдым. Тормыш иптәшем МИҢЗИФА исемә төшерде. Декабрь урталарында үзәк почтага килсәм, анда сезнең хезмәткәрегез ФИРАЯ МИНГАЛИЕВА “Нократ” һәм “Вятка”га язылучылар арасында лотерея да оештырган иде. Миңа бәхет иңде: Локман Закировның “Три жизни Александра Твардовского” китабын оттым. Соңгы елларда газетагызның эчтәлеге дә үзгәрде, мәгълүматлар артты, районда булган һәр яңалык чагылыш таба анда. Киләчәктә дә, “Нократ”, шулай ук “Себерке”, “Сираҗи сүзе” газеталарына язылачакбыз,” – ди ул. технологияле җиһазлар белән кызыксынучылар фрезерлаучы ЧПУ станокларында, 3Д принтерларда, сканерларда, лазерлы җайланмаларда эшләргә өйрәнәчәкләр. Ишектән кергәч тә уң якта – соңгы вакытта статистика бүлеге булган бүлмәләрнең бер өлешендә кулинария серләренә төшенергә мөмкин булачак. Шунда ук буфет та эшләячәк. Ә подвалдагы элекке ашханә бүлмәләренә интерактив тир һәм тавыш яздыру студиясе урнашачак. Туристлар өчен дә кече тренажерлар залы эшләү планлаштырыла. Урамда да алар өчен тренажерлар урнаштырылачак. Элек фонтан булган якка кечкенә футбол мәйданчыгы корырга фаразлана. Икенче катны нәфис-эстетик юнәлешкә багышларга исәплиләр. Анда туган якны өйрәнү белән дә шөгыльләнәчәкләр. Актлар залынннан хореографлар файдаланачак. Кабинетларның берсе дә уку класслары итеп файдаланырга яраклаштырылмаган. Барысына да вентиляция системасы көйләргә туры киләчәк. Хәтта урамдагы элекке гаражлар да игътибарсыз калмаячак. Планнар – зурдан. Тизрәк файдаланырга тапшырылуын балалар да зарыгып көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International