“Бакчачылар” кулларында тормыш чәчәкләре.

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Район мәктәпкәчә мәгарифе тарихы узган гасырда башлана. Өлкәннәр сөйләве буенча, 1918нче елның октябрендә Мамадышның хәзерге Ленин урамында беренче балалар бакчасы оештыруга талпыныш ясала. Объектны зур булмаган агач йортка урнаштыралар. Дүрт айдан Мамадышта өяз халык мәгарифе каршында мәктәпкәчә бүлекчә (подотдел) булдырыла. Ул өч кешедән: бүлек мөдире һәм рус белән татар бүлекләренең ике инструкторыннан тора. Әберенче балалар бакчасын шәһәрдә 1919нчы елның июнендә ачалар. Анда барысы җитмешләп бала җыела. Башта балалар бакчасына иртәнге 9дан сәгать 2гә кадәр йөриләр. Көндезге 11дә иртәнге ашны ашыйлар. Балаларга икмәк кисәге, бераз шикәр һәм тоз биргәннәр. Җитәкчеләре акча тапса, шәһәр кибетеннән сөт һәм йомырка сатып алганнар. Бинаны җылыту өчен утын биргәннәр. Ул да җитәрлек күләмдә булмаган. Салам да ягарга туры килгән. Тәрбиячеләр аны үзләре тапканнар. Бина электр белән яктыртылмаган... Беренче вакытта җитәкчеләр үзләре юганнар, ашарга әзерләгәннәр, азык-төлекне үзләре тапканнар. Төрле авырлыкларга да карамастан, Мамадыш мәктәпкәчә мәгарифе губерна өязләре арасында яхшырак оештырылган булган. Бу турыда мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәрләрнең Казанда узган губерна съездында әйтелә. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, 1920нче ел ахырында Мамадыш кантонында 17 балалар бакчасы эшләгән. Кабат та аларның саны ел саен арта барган... Хәзер Мамадыш районында 42 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе эшли, аларга 1935 бала йөри. 100 ел эчендә нәниләрне тәрбияләү шартлары тамырдан үзгәреп кенә калмады. Тәрбия һәм укытуга карашлар да үзгәрә, инновацион алымнар һәм балалар белән эшләүнең яңа юллары кертелә. Аларның иң актуальләре һәм кызыклылары район мәдәният йортының фойесында күрсәтелгән иде. Мәсәлән, “Ләйсән” балалар бакчасында ике ел инде мультстудия эшли. Тәрбиячеләр һәм укытучылар кыскаметражлы мультипликацион фильмнар әзерлиләр, ә балалар актерлар һәм интервью бирүчеләр сыйфатында катнашалар. Шунда ук ком белән пыялага рәсем ясау, папье-маше технологиясе буенча матрешкалар әзерләү буенча осталык класслары, “Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр башкаруында “Каз өмәсе” милли йоласын күрергә мөмкин иде. Аерым стеллажга совет заманнары уенчыклары тезелгән. Аларда хәзерге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, әби-бабайлары уйнаган. Мәктәпкәчә мәгариф экспонатлары-символлары күргәзмәсендә аның тарихының төп эпохалары турында сөйләүче уникаль фотографияләр, документлар һәм материаллар белән танышырга мөмкин иде. Концерт гаҗәеп якты чыгышлар, бик матур костюмнар, фантазияләр очышы һәм уңай эмоцияләр катнашмасына әйләнде. Ул көнне сәхнәдә бөтенесе дә – олысы да, кечесе дә чын мәгънәсендә балкыды. Иң җаваплы, шул ук вакытта мактаулы миссия Красная Горканың “Радуга” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өлешенә төште. Юбилей концертының феерик прологы бөтен чарага тон бирде. Анда: император Петр I белән Елизавета IIнең балыннан башлап, совет мультфильмындагы Чебурашка белән Генага кадәр бөтенесе бар иде. Тәрбиячеләр үзләре дә оригиналь биюләр һәм җырлар әзерләгәннәр. Балачак – һәр кешенең тормышындагы иң кызыклы һәм күңелле чор. Шул ук вакытта ул шәхес формалашуның фундаменталь этапларыннан берсе. Шуңа күрә, мәктәпкәчә яшьтә бала янында кем булуы бик мөһим. Зирәк, акыллы, белемле, игътибарлы һәм җаваплы тәрбияче баланы әйләнә-тирәне дөрес танып-белергә,  ачык, шәфкатьле булырга өйрәтер. Балада үзе яшәгән Ватан белән горурлану уяту да мөһим. Гражданлык сыйфатлары формалаштырмыйча, чын шәхес тәрбияләп булмый бит. Нәкъ менә балалар бакчасыннан патриотик тәрбия башлана. Аңа үзе туган һәм яшәгән җиргә мәхәббәт сеңдерелә. Бу тема бөтен чыгышларда кызыл җеп булып сузылды. Дөрес, чын “бакчачы” булу һәм тормышның үсеп килүче “чәчәкләрен” “Усатый нянь” фильмыннан Арина Родионовна кебек тәрбияләү бик авыр, бу бөтен кешенең кулыннан да килми. Әмма бу гүзәл кешеләр шуның белән кыйммәт тә шул. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов мәктәпкәчә мәгариф системасы ветераннарына аеруча рәхмәт сүзләрен юллады. Иң авыр вакытларда да алар үз эшләрен лаеклы башкардылар, диде. “Йөрәгегез аша күпме балаларны үткәргәнсез, аларга мәхәббәт, белем, җылылык өләшкәнсез. Районыбызга, республикабызга кирәкле шәхесләр, һөнәр ияләре балалар бакчаларында үзләренең тәүге белемнәрен алганнар. Күпме чыгарылыш буыннары, педагоглар өчен әлеге 100 ел – онытылмас вакыйгалар калейдоскобы, әлеге дата безнең районның, шәһәребезнең һәр гаиләсенә кагыла бит“, – дип ассызыклады үз чыгышында Анатолий Иванов. Лаеклы бүләкләр артыннан төп сәхнәгә ветераннар, мөдирләр, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр күтәрелде. Бәйрәм кысаларында мәктәпкәчә учреждениеләрдә хезмәт куючы 70тән артык кешегә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Хезмәт династияләре дә билгеләп үтелде. Иң “титуллысы“ – Апполоновалар династиясе. Әлеге өлкәдә аларның гомуми педагогик стажлары 125 ел тәшкил итә. Юбилей чарасының төп илһамландыручысы Юлия Сергеевна 42 ел гомерен шушы эшкә багышлаган. Аның сеңлесе Ирина Сергеевна да шулкадәр үк. Килене һәм кызы 22 һәм 19 ел стаж җыйганнар. Шулай ук Галимовалар (гомуми стаж 65 ел) һәм Нигъмәтҗановалар (49 ел) династияләре дә бүләкләнде. Тантана барышында бер-бер артлы сүз алган Илдус Габдрахманов, Зөфәр Саттаров, Шамил Хәсәнов, Галина Рылова, Лора Поплавская, Фәридә Хаҗиева да залдагыларга иң изге теләкләрен ирештерделәр. Юбилейга “кадрлар коючы“лар да чакырулы иде. Педагогик фәннәр кандидаты, НГПУ доценты Татьяна БабыниОнытылмас бәйрәм мизгелләре. Автор фотолары на һәм КДУның Алабуга институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү методикасы һәм теориясе кафедрасы мөдире Фәридә Газизова буш кул белән килмәгәннәр. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, Татьяна Бабынина - “Мамадышның мәктәпкәчә мәгарифе“ дигән юбилей җыентыгының рецензенты да. Китап Юлия Апполонова җитәкчелегендә әлеге датага махсус әзерләнде. “Биредә Мамадышның мәктәпкәчә мәгарифенең тарихы тупланган. Тарихны тудырган барлык күренекле шәхесләрне бергә җыйдык. Киләчәк буын шушы китаплар аша, безнең тарих нигезендә тәрбияләнер әле. Без аны бүгенге көнгә кадәр өзмичә сакладык һәм лаеклы дәвам итүчеләр кулына түкми-чәчми тапшырабыз. Алар да туган илебезнең ватанпәрвәрләре булырлар, тынычлыкны сакларлар, ә без аларның уңышларын күреп горурланырбыз, дигән өметтә калабыз. Мин моңа ышанам,“ – ди автордаш. Беренче китапны Анатолий Ивановка тапшырдылар. Тик торганнан гына түгел, ә “аккалач“ көненә бүләк итеп. Район башлыгы сәхнәдә “Радуга“ балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән кулга - кул тотынып “Аккалач“ны җырлады, биеде. Бик зур үлчәмдәге икмәкне әлеге бакчада бәйрәмгә махсус пешергәннәр. Бу көнне тамашачылар кулинария, вокал, хореография талантларына сокланып кына калмадылар. Балалар бакчаларындагы сабыйлар һәм тәрбиячеләр катнашында совет заманасындагы һәм хәзерге төрле милләт киемнәре белән “Бар вакытлар өчен мода“ дигән дефиле үткәрделәр. Костюмнарын әлбәттә үз куллары белән теккәннәр. Әлеге өлкәдә иң талантлы тәрбиячеләр эшләвен тагын бер кат раслый бу. Алар - республика конкурслары җиңүчеләре һәм призерлары да. Мәсәлән, “Бәләкәч“ рус телле педагоглар өчен үткәрелгән “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим“ дип исемләнгән дүртенче һөнәри республика конкурсында җиңү яулаган. Красная Горкадагы “Аленушка“ - “Сәйяр“ фестиваль - конкурсының лауреаты булган. Әлеге исемлек бик озын... Фейерверк һәм көчле алкышлар астында барлык мөдирләрнең, чыгыш ясаучыларның һәм олы тортның сәхнәгә чыгуы – бәйрәмнең кульминациясе иде. Мамадышның мәктәпкәчә мәгариф системасы үзенең олуг юбилеен лаеклы күрсәткечләр белән каршы алды. Һәр бала өчен менә дигән шартлар тудырылган. Республика программалары нәтиҗәсендә соңгы елларда гына да районыбызда өч яңа балалар бакчасы сафка басты, бик күп объектларга капиталь ремонт үткәрелде. Шәһәребездәге 11 балалар бакчасының өлкән һәм әзерләү төркемнәрендә инглиз теле өйрәтелә. Балаларның потенциалын үстерү өчен аларга махсус бушлай курслар, спорт объектларына кадәр транспортта бушлай алып бару оештырылган. Сабыйлар өчен “Алга, юниорлар“, “Балалар таланты салават күпере“, “MagicEnglish“ кебек муниципаль проектлар төрле конкурсларда җиңү өчен мәйданчыгына әверелделәр. “Яшь шахматчы“ берләшмәсе дә уңышлы эшләп килә. Чыннан да, районыбызда мәгариф өлкәсенә бик зур игътибар бирелә. Ә бу, үз чиратында, районның социаль үсеш картинасында яхшы чагылыш таба. Хәзер 3-7 яшькәчә балалар бакчаларына чиратлар юк. 1,5 - 3 яшькәчә сабыйлар өчен дә әлеге мәсьәлә чишелеш таба. Җитәкчелек алдында барлык балалар бакчаларындагы шартларны федераль стандартларга якынлаштыру, мәктәпкәчә учреждениеләрдә инклюзив белем бирү, аның вариатив формаларын үстерү бурычын хәл итү тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International