Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан 2019 елның 10 гыйнварындагы 01-05/1-пр номерлы боерык нигезендә һәм Татарстан Республикасының күзәтчелек органнары һәм хокук саклау органнары белән үзара хезмәттәшлек итеп 2019 елның 14 гыйнварыннан 7 мартына кадәрге чорда "Кар чанасы" ("Снегоход") исеме астында профилактика операциясе уздырылачак.
Операция техниканың техник торышына карата таләпләрнең, юл йөрү куркынычсызлыгы, әйләнә-тирә мохитне саклау, гомуми файдаланудагы автомобиль юлларыннан хәрәкәт итү өчен билгеләнмәгән кар чаналарын эксплуатацияләгәндә мөлкәтне саклау буенча билгеләнгән таләпләрнең үтәлүен тикшерү максатларында уздырыла.
"Кар чанасы" операциясе уздырылуга бәйле рәвештә Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе республикада яшәүчеләрне искәртә: милекчелектә булган моточараларны вакытында теркәтергә һәм аларга техник карау уздырырга кирәк, шулай ук аларны йөртү хокукына таныклык булуы да зарур.