16 гыйнварда Мамадыш районы авыл җирлекләрендә авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары (халык җыены) старт ала.

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

16 гыйнварда Мамадыш районы авыл җирлекләрендә авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары (халык җыены) старт ала. Беренче җыен 2019 елда Шәдче авыл җирлегендә булачак. Алар гадәттәгечә район җитәкчелеге катнашында узачак. Район башлыгы Анатолий Иванов урыннарда башлыкларның эшчәнлеген шәхсән үзе бәяләячәк, эш сәфәре кысаларында һәр авылда булып, халык белән аралашып, проблемалар буенча фикер алышачак һәм аларны хәл итү юлларын табарга тырышачак. Банк вәкилләре белән очрашулар аерым оештырылачак. Җирлек башлыклары, үз чиратында, узган елгы эш турында хисап әзерләргә, нинди эшләр башкарылуы,  нинди проблемалар хәл ителәчәге турында сөйләргә тиеш булачаклар. Эшчәнлеккә бәя биргәндә шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны, терлек саны, гражданнарның үзара салым программасы буенча эш күләме һәм җыемнар күләме, авыл халкының яңа эш башлаучы һәм эшләүче фермерларга ярдәм итү буенча дәүләт программаларында катнашуы, ит сату буенча сөт җитештерү күләмнәре кебек күрсәткечләр дә игътибарга алыначак.

Җирле халык үзен борчыган мәсьәләләрне җыен вакытында күтәрә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International