Быел Мамадыш районын «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында өч катнашучы тәкъдим итәчәк: Наталья Кекишева, Вәсимә Имамова һәм Елена Григина. Конкурсның зона туры 1 февральдә Әгерҗедә узачак. Традиция буенча, 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан зона туры җиңүчеләре Казанга Татарстан Республикасы Президентына кабул итүгә чакырылачаклар.