Мамадыш районы ГХАТ бүлеге 2018 нче елга нәтиҗәләр ясады һәм районның демографик хәлен бәяләде. Уткән елда барлыгы 1303 гражданлык хэле акты төзелгән. Туу турында 302 акт теркәлгән. Шуларның 147 се малай булса, 155-се кыз бала.
Үлү турында 636 акт теркәлгән. Ир-атлар саны 327 булса, хатын-кызлар саны 309.Кызганыч, ләкин, 12% хатын-кыз, 42% ирләр пенсия яшенә кадәр дә яшәргә өлгермәгән.
2018 нче ел Мамадыш районына 2011 яшь гаилә бүләк иткән булса, 101 парның гаиләләре таркалган.