Чаналарыгызны җигегез! Төгәлрәге, чаналар ясагыз, күңелле дуслар туплагыз, чөнки чана фестивалендә таудан шуган өчен генә дә акча отарга була бит! Приз фонды 110 000 сум тәшкил итә.
3 нче ел рәттән Мамамдышта креатив чаналар фестивале узачак. Җиңү яулау өчен гадәти булмаган, үзенчәлекле, зур тизлекле, шул ук вакытта куркынчсыз чана ясарга кирәк. Сайлап алуның төп шартлары - кызыклы конструкторлык идеясе, креатив экипировка, чананың нинди ераклыкка җитүе, төшү алдыннан перфоманс ясау. Җиңүчеләрне компетентлы жюри билгеләячәк, Ярышны карарга килүчеләр дә үзләренә охшаганны атарга хокуклы. Гаризалар 22 гыйнварга кадәр www.sunny-fest.ru сайтында кабул ителә.
"SunnyФЕСТ" фестивале ул ярышлар гына түгел – кунакларны чын кышкы күңелле бәйрәм көтә! Күңел ачу чарасына килгән һәркемне балалар белән ял итү, таулардан чанада шуу, призлар, кайнар чәй белән сыйлау, халык һөнәрчеләренең мастер-класслары көтә.
Чаналарыгызны әзерләгез дусларыгызны туплагыз һәм Мамадышка халыкны таң калдырырыга ашыгыгыз!
Ярышлар 26 гыйнварда 10.00 сәгатьтә, шәһәрнең җәяүлеләр йөри торган үзәк урамында, Совет һәм Гагарин урамнары киселешендә, башлананчак.