ИКЕ КОЕНУ УРЫНЫ БУЛАЧАК.

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бу көнне суда коенырга теләүчеләр өчен ике коену урыны әзерләнәчәк. Аның берсе Нократ елгасында, шәһәр пляжы территориясендә булса, икенчесе – “Изге Касә“ комплексы. Беренчесендә бәйрәм богослужениесе 12.00 сәгатьтә башланса, икенчесендә – бер сәгать соңгарак. Чара вакытында медицина, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, коткаручылар кизү торачаклар. Нократ буенда киенү-чишенү өчен җылы автобуслар торачак. Коену урыннарында кайнар чәй дә оештырылачак. “Изге Касә“ комплексына баручылар өчен көндезге сәгать 11дән алып 18 сәгатькәчә Җиңү паркы яныннан автобус йөреп торачак. Качману көнендә медицина хезмәткәрләре җәлеп ителмәгән, махсус җиһазландырылмаган урыннарда коенудан тыелып торырга кирәк, җәмәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International