Мамадышларны легаль булмаган хәмер сату турында "Халык контроле" нә хәбәр итәргә чакыралар.

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мамадышлылар легаль булмаган аракы сату турында “Халык контроле”нә хәбәр итә алалар. Сервиста легаль булмаган яисә сыйфатсыз алкоголь продукциясе сату проблемасын чагылдыручы өч категория тәкъдим ителә. Аның “Этил спиртын, алкоголь һәм спиртлы продукцияне законсыз  җитештерү яисә сату” категориясендә алкоголь һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган юл белән җитештерү, эшкәртү, тутыру, аны сатарга кую каналлары турында хәбәр урнаштырыла. Әгәр бу кимчелекләр кафе, бар, ресторанда ачыклана икән, гаризаларны “Сату категорияләрен бозу” яисә “Җәмәгать туклануы” категорияләренә бирергә була. Һәр гариза ТРның Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан җентекләп тикшереләчәк. Кагыйдә бозу очрагы раслана икән, гариза бирүчене акчалата бүләк көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International