Талантлы, фәнни-техник иҗат белән мавыгучы һәм инновацияле проектларны тормышка ашыручы мәктәп укучылары һәм студентлары өчен Россиякүләм "ШУСТРИК" бәйгесе башланды. Бу турыда ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гаризаларны гомуми белем бирү учреждениеләрендә, башлангыч һөнәри белем, урта һөнәри белем, югары һөнәри белем учреждениеләрендә укучылар (18 яшькә кадәрге) тапшырып була. Моның өчен проектны гамәлдә куллану буенча тәкъдимнәрне, техник сыйфатламаларны күрсәтергә, макетның фотосын, видеосын теркәргә кирәк.
"ШУСТРИК" Россиякүләм фәнни-техник иҗат конкурсын Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларына ярдәм фонды оештыра.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/11/178592/