ҖИҢҮЧЕЛӘР АЧЫКЛАНДЫ.

2019 елның 6 гыйнвары, якшәмбе

Күптән түгел генә шәһәр оешма-предприятиеләре, бюджет учреждениеләре арасындагы XII Спартакиада нәтиҗәләре билгеле булды. Бюджет оешмалары һәм учреждениеләре арасында Мамадыш интернат мәктәбенә тиңнәр табылмады. Шәһәрдәге 2нче санлы лицей – икенче, 3нче санлы мәктәп – өченче урыннарда. Район электр челтәрләре предприятиесе, АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыяте, “Татавтодор” җәмгыятенең Мамадыш филиалы спортчылары оешма-предприятиеләр арасында беренче-өченче урыннарны бүлештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International