Мамадышларны яңа ел каникулларын актив үткәрергә чакыралар. Яңа ел бәйрәмнәрендә массакүләм чаралар оештырылды, спорт мәйданчыклары эшли, ярышлар үткәрелә.
“Олимп "балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шахмат буенча ярышлар узачак.
5 гыйнварда Мамадышлыларны стадион- ипподромда узачак спорт бәйрәменә чакыралар. Бу көнне әле өстәл теннисы буенча яңа ел турниры да үткәрелә. Турнир район мәдәният йортының спорт залында узачак.
Шәһәрнең 4 нче санлы гомуми белем бирү мәктәбе базасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча эстафета узачак.
7 гыйнвар көнне үзәк мәйданда Раштуа бәйрәме үткәрелә. Биредә 2019 елның беренче ярминкәсе дә узачак.