Хөрмәтле райондашлар, барыгызны да чын күңелемнән Яңа ел белән тәбрик итәм!

2018 елның 30 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар, барыгызны да чын күңелемнән Яңа ел белән тәбрик итәм!

Бүген һәр өйдә бәйрәм кәефе хөкем сөрә. Бу минутта без гаиләбез иминлеге турында уйлыйбыз, туганнарыбызга сәламәтлек, уңышлар телибез. Узган елга йомгак ясаганда, сезгә бердәмлегебез, кече ватаныбыз язмышы өчен җаваплылыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Быел без ил күләмендә икътисадта ирешелгән алга китешнең шаһитләре булдык. Узып баручы ел уңышлы булды, дип әйтергә бөтен нигезебез бар. Бөтен республика программалары югары сыйфат белән тормышка ашырылды.  Кадерле дуслар! Яңа ел – дуслык һәм туганлык элемтәләренең ныклыгын тоя торган бәйрәм дә. Ул һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2019нчы ел яңа бәхетләр белән килсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International