САТЫП АЛУЧЫ ДА ЖАВАПЛЫ.

2018 елның 29 декабре, шимбә

Район ветеринария берләшмәсендә Башкортостанның Учалы районында малларда бруцеллƉз авыруы чыгу сәбәпле, чит регионнардан, шул исәптән, Башкорстаннан мал-туар алып кайтуга тыю кертелүгә кагылышлы киңәшмә үткәрелде. “Россельхознадзор” инспекторы Рәшит Хәйруллин, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Кутдусов эшмәкәрләргә бу юнәлештәге җаваплылык турында сөйләделәр, киңәшләрен бирделәр. Белгечләр район халкына мал сатып алганда ветеринария белешмәсенең, күчермәсен үзләренә дә алып калу кирәклеге турында искәртә. “Эшмәкәрләр ветеринар теркәү таныклыгы (ВРУ – ветеринарно-регистрационное удостоверение) булганда гына мондый эшчәнлек белән шөгыльләнә алалар. Бу беренчедән мал сатып алучының үз иминлеге өчен кирәк булса, икенчедән, аның мал асрагандагы җаваплылыгына да нигез булып тора. Ветеринария белгечләре язын һәм көзен шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне төрле авыруларга каршы тикшерәләр. Бу сатып алынган малда авыру булуы ачыкланса, ветеринария белешмәсе хуҗа өстеннән җаваплылыгын төшерү өчен кирәк. БруцеллƉз авыруы кешегә ит, сөт ризыгы аша да йога. Авыру малның канын тикшергәндә ачыклана. Авыру йоктырган малның, шулай ук кешеләрнең дә буыннары ялкынсына ул аксый башлый. Бу авыру ачыклану сәбәпле Башкорстанда карантин кертелде. Моны истә тотыгыз, бу мәсьәләгә салкын карамагыз, үз иминлегебез үзебезнең кулларда”, – дип хәбәр итә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Наил Шәрифуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International