Ә 2018нче ел Сезнең хәтерегездә ничек калды?

2018 елның 29 декабре, шимбә

Мөгаен, исемлекне алты ай арасы белән генә куллануга тапшырылган күп катлы йортлардан башларга кирәктер. Хәзер “Мамадыш“ совхозының Мәктәп урамында яшәүчеләр саны артты. “Аренда торагы“ программасында катнашучы 60 кеше түбәле булды. Ә яңа фатирлар менә дигән: анда йорт җиһазлары да, көнкүреш техникасы да бар, хәтта территориясе дә төзекләндерелгән. Шатланып яшә генә! Мамадышлыларга яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылып кына тора. ТОПның алдагы юлларына күчәбез. Узган ел дәвамында күп катлы фатирларны ремонтлау буенча зур эш башкарылды. 7 йортка һәм 17 ишек алдына бәхет елмайды. Белешмәләр өчен: программаны тормышка ашыру максатына 34 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Алга таба районның җитештерү потенциалына игътибар итәрбез. Бу юнәлештә эш яхшы бара, ә узган елда тагын да алга китте. Мәсәлән, җәй көне, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Отарка авылында яңа ит эшкәртү комбинаты ачылды. Белмәүчеләр белеп торсын: комбинат сәгатенә 10 баш мөгезле эре терлекне суеп, ит, сөяк һәм субпродуктларны беренчел эшкәртә ала. Ит комбинатының продукциясенә “Хәләл“ сертификаты алынган. Мамадыш – авыл хуҗалыгы районы. Шуңа күрә бу өлкәгә кагылмасак, дөрес булмас. Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенә шалтыратып алу безне канатландырды, сезне дә рухландырмый калмас. 2017нче ел белән чагыштырганда, төп күрсәткечләр күзгә күренеп арткан. Бөтен кеше дә аңларлык итеп әйткәндә, саннар түбәндәгечә: ит җитештерү күләме – 120 процентка (4452 тонна), сөт җитештерү күләме 108 процентка (57831 тонна) арткан, һәр сыердан савып алынган сөт күләме 8261 кг тәшкил иткән. Иген игү мәйданы – 38155,39 га. Гектарыннан 27,6 центнер уңыш җыеп алынган. Мамадыш спирт заводы турында аерым сүз. 2018нче елның август аеннан, биредә суны шешәләргә тутырып, бөтен Татарстанга массакүләм сату буенча цех сафка басты. Су Изге касә чишмәсеннән килә. 80 метр тирәнлектәге су үзенең оптималь минераллашу дәрәҗәсенә ия. Төзелеше 2015нче елда башланган “Вятка“ сәнәгать паркында да быел “боз кузгалды“: пластик тәрәзәләр һәм стрейч-пленка ясау заводы ачылды. Продукциягә Татарстанда гына түгел, бөтен Россия буенча сорау зур. Безнең ТОПта чистарту корылмаларын ачу вакыйгасы да үзенең лаеклы урынын ала. 2018нче ел языннан бирле биредә Мамадышның барлык төр сулары 2400 куб күләмендә махсус бактерияләр ярдәмендә чистартыла. Игътибар, бик әһәмиятле мәгълүмат: аның чисталыгы нәтиҗәлелеге 98% тәшкил итә. Исемлегебездә алга таба – яңа спорт объектлары. “Лагуна“ исемле заманча бассейн ачылу турында барлык мамадышлылар да белә. Ул ачылып кына калмады, тиз арада райондашларыбызның иң яраткан ял итү урынына әверелде. Бассейнга ерак авылларның балалар бакчалары һәм мәктәпләреннән дә киләләр. Бу – 100 процентлы куллану. “Лагуна“дан кала тагын Усали һәм Олыяз авылларында да күп функцияле спорт мәйданчыклары ачылды. Яңа уку елына укучыларга менә дигән бүләк булды алар. Кул астында шундый корылмалар була торып, алардан максатчан кулланмау гөнаһ булыр, дип саныйбыз без. Спортчыларыбыз да шундый ук фикердә. Районыбыз командасы футбол буенча юнифайд ярышларында Россия буенча беренче урынны алды һәм илебез данын Чикагода яклап, бөтендөнья турнирында бронзалы призер булды. Волейбол буенча Татарстан Федерациясе президенты Кубогына ярышларда авыл командалары арасында беренчелек тә – мамадышлыларда! Узган сезон нәтиҗәләре буенча 2003нче елгылардан гыйбарәт “Олимп“ хоккей командасы якты йолдызга әверелде. Ул Дмитров шәһәрендә узган “Алтын алка“ Бөтенроссия ярышында Татарстан Республикасының данын яклап катнашты һәм җиңүгә иреште. Булат Юнысов билбауларда көрәш буенча дөнья беренчелегендә җиңүче булды. Хатын - кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россия кубогына көрәштә Светлана Бабушкина икенче урын алды. Әйе, җиңә беләбез без! Спорт спорт белән, ә мәгариф системасы да читтә калмады. Быел Олыяз лицее укучысы рус теле буенча БДИны 100 баллга тапшырды. Шәһәребездәге өченче санлы мәктәпнең педагог-оештыручысы Алина Хәертдинова Россиянең иң яхшы мәгариф хезмәткәрләренең унлыгына керде. Укучыларыбыз ел дәвамында республика, төбәк, Б ө т е н р о с с и я олимпиадаларында кыю катнаштылар һәм уңышларга ирештеләр. “Ел укучысы“ исеменә лаек булучылар – Гүзәл Миннәхмә т ова, Гүзәл Хәйриева, Чулпан Гафурова, Анастасия Чумакова, Булат Бинков, Булат Юнысов, Лилия Гыймазова, Илсаф Хуҗиәхмәтов, Анастасия Кекишева. Елъязмабызның алдагы пункты кыска, тик тирән мәгънәле булырга тиеш: “Алла бирде“. Быел “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге искиткеч “Рәхимле“ мәчете сафка басты. Июнь аенда Мамадыш үзәгендә кайчандыр җимерелгән Троица храмын яңадан төзү эшләренә башлангыч бирелде. Асылыбызга кире кайтабыз, җәмәгать. Халык бәйрәмнәре дә игътибар үзәгендә. Җәйге айларда районыбызда мариларның милли Семык, удмуртларның Гырон Быдтон, керәшен мәдәниятенең Питрау республика фестивале һәм, әлбәттә, Сабантуй гөрләп үтте. Июнь һәм август айларында без җир эшкәрттек, иген үстердек, уңышка өметләнеп, параллель рәвештә бәйрәм дә иттек. Аллага шөкер, уңыш яхшы булды. Демографик уңышыбызга да, сөбханалла, күз тимәсен! Статистикага ноябрь ае да керә: быел районыбызда 293 сабый туган, 212 гаилә корылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International