Җәяүлене ерактан күренерлек итүнең ансат кына юллары бар, югыйсә. Әйтик, өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар куллану. Әгәр водитель якынга гына яктыртучы фара уты белән хәрәкәт итә икән, ул юлдагы җәяүлене 25- 50 метр аралыгында гына күрәчәк. Ә инде соңгысы яктырткыч кайтаргыч элементтан файдаланса, бу ара 150-200 метрга артачак. Еракка яктырта торган фара кулланганда гәүдәсендә шул элемент булган җәяүле 350 метр аралыкта күзгә ташланачак. Бу инде руль артына утырган кешегә ниндидер карар кабул итү өчен 15-25 секунд вакыт бирә. Шулай итеп, җәяүленең гомере сакланып кала. Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин. Статистика бәхәсләшергә урын калдырмаган мәгълүмат бирә – яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә. Яктылык кайтаргыч элементларны, брелокларны, беләзекләрне транспорт юлыннан 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр өстә урнаштыру мәҗбүри. Аларны урнаштыру өчен иң кулай урыннар – күкрәк һәм ботлар. Җәяүледә шундый элементларның берничә булуы – оптималь вариант. 140 сантиметр озынлыктагы баланың фликерларын рюкзагына, җиңенең өске өлешенә, баш киеменә, махсус саклау аммунициясенә урнаштыру зарур. Әгәр кеше велосипедта хәрәкәт итә, үзе янында бала арбасы яки чана бар икән, әлеге транспорт чараларына да фликерлар урнаштыру зарур. Самокатларны, роликларны да алар белән бизәү комачау итмәс. Яктылык кайтаргыч элементларны кешеләргә генә түгел, йорт хайваннарының муенчакларына да урнаштыру максатка ярап куяр иде. Чөнки кайчагында авыл урманарында кичләрен маллар еш очраштыргалый. Гаҗәеп түгел, караңгыда кайбер “лихачлар” арасында авыл урамнарында тизлек режимына битараф караучылар табыла. Андыйлар сыер малын, сарыкларны соң күреп ала, аның дөрес карарга килеп һәлакәтне булдырмый калу өчен вакыты бик аз, бары берничә мизгел генә була. Бу проблеманы уңай хәл итүдә җирле ЮХИДИ хезмәткәрләре җитди эш алып баруга карамастан, кичке урамнарда күзләрне иркәли торган яктырткыч кайтаргыч элементлар булган балалар сирәк очрый әле. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматлар буенча, үзгәрешләр үз көченә кергәннән бирле, алар тарафыннан барлыгы 7500 чамасы яктырткыч кайтаргыч элементлар таратылган. Быел гына да 967 бала алар белән тәэмин ителгән. Нигездә, ЮХИДИ башлангыч сыйныфларда укучыларга өләшә аларны. Ә зуррак сыйныфларда белем алучыларга ул элементларны ата-аналар алырга тиеш. Ел дәвамында инспекторлар мәктәпкәчә яшьтәге һәм белем бирү учреждениеләрендәге балалар белән очрашулар уздыралар, ата-аналар җыелышларында әлеге проблеманың җитдилеген аңлаталар. Күптән түгел генә шәһәрдәге бер урта мәктәптә уздырылган чарада, балаларның яртысыннан күбесенең яктырткыч кайтаргыч элементлары булмаулары ачыклана. Бу урында ата-аналарга: “ Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз юлда яктырып күренсен өчен хәстәрен күрегез. Баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Исегездә тотыгыз – кара, соры киемдә кечкенә җәяүле транспорт йөртүчегә бөтенләй күренми, димәк аны таптату куркынычы бар,” – диясе килә. Юл йөрү кагыйдәләре буенча җәяүлеләр караңгы вакытта киемнәренә яктылык кайтаручы элементлар тагарга яисә браслетлар кияргә тиешлеген беркайчан да исләреннән чыгармасыннар иде. Әлбәттә, машина йөртүчеләр үзләре дә җәяүлеләр юлны чыга торган урыннарда тизлек режимын сакласалар, бәла-каза чыкмас.