Халкыбызның тарихын өйрәнү; рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү; укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаң формалаштыру; алдынгы, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү максатында Бөтендөнья татар конгрессы; “Ак калфак“ Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы “Ак калфак“ укучы кызлар премиясен билгеләде. Премиягә урта гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныфында укучы кыз балалар (9 сыйныфны тәмамлап, урта махсус белем бирү учреждениесенең I-II курсларында белем алучы талибәләр дә) дәгъва кыла ала. Конкурс ике этапта уздырыла. I этап – сайлап алу туры. Укучылар 25 февральгә кадәр ak.kalfak@mail.ru электрон адресына заявка, эссе һәм электрон портфолиоларын җибәрә. II этап – җанлы әңгәмә. Сайлап алу турын узган укучылар арасында 22 март көнне жюри әгъзалары белән җанлы аралашу уздырыла. Җиңүчеләр 25 апрель көнне Казан шәһәрендә үтәчәк татар хатын-кызлары корылтаенда игълан ителә. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары “Ак калфак” премиясенең гранпри иясен һәм алты лауреатын билгели. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бу хакта тулырак – http:// mamadysh-rt.ru/ сайтында.