Сезгә һәм райондашларыгызга 2018нче елда Казан территориясендә үткәргән авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм! Сез безнең шәһәр халкын даими рәвештә үзегездә җитештерелгән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү мөмкинлеге тудырасыз. Сезнең фидакарь һәм бик мөһим хезмәтегез республикабызның авыл хуҗалыгын тотрыклы үстерә, аның чәчәк атуының нигезен тәшкил итә. Татарстаныбыз казанышларында алга таба да яңа үрләр яулавыгызны чын күңелемнән телим! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын!
Казан шәһәре мэры И.Р.МЕТШИН.