Могҗиза чынга ашты.

2018 елның 29 декабре, шимбә

Барысы да уйланылмаган конкурстан башланды. Билгеле бер Америка компаниясе (реклама ясамау ниятеннән исемен атамыйбыз) үзенең сатып алучылары арасында иҗади бәйге оештыра. Россиядәге популяр бренд продукциясен үз итүчеләргә, алар өчен үз-үзеңә ышану нәрсә икәнлеге турында язарга кирәк була. Ни өчен нәкъ менә шул турыда? Чөнки компания слоганы болайрак яңгырый: “Борчылу турында оныт һәм үзеңә 100 процент ышан!” Диләрә дә үзен сынап карарга була. Сайтта теркәлә, гаризасын җибәрә һәм... бу турыда оныта да. Декабрь башларында шалтыраталар аңа. Телефонның икенче башындагы ханым аның конкурста җиңүе турында хәбәр итә һәм авиабилетны, Мәскәүдәге отельдагы номерны броньлаштыру өчен өстәмә мәгълүматлар җибәрүен сорый. Төп приз – Ольга Бузова белән иртәнге аш. Барлык чыгымнарны да бәйгене оештыручылар үз өсләренә алырга вәгъдә итәләр. Язмабыз герое әйтүенчә, үзенә мондый бәхетнең ишелүенә шунда ук ышанмый әле ул. Хәер, янәшәсендәге кешеләр дә моңа бик ышанып бетмиләр. Авантюрага охшаган вакыйгада аны аңлаучы бердәнбер кеше булып ире кала. Шалтыратудан соң бер атна узуга Диләрә самолет белән Мәскәүгә оча. –Икс-сәгате 15нче декбарьдә суга. “Иртәнге аш “Авиапарк “ сәүдә үзәге рестораннарының берсендә булды. Минем кулларым, тез буыннарым калтырады. Әңгәмә кора башлавыбызга барысы да юкка чыкты. Утыра торгач бернинди дә каушау сизмәдем, әйтерсең лә, без аның белән күптәнге танышлар. Оляның, мин уйлаганча, гади, ачык күңелле булуына чиксез шатландым. Сәгать буе без күп нәрсәләр турында сөйләшергә өлгердек. Кызганычка каршы, әлеге вакыт бер мизгел булып узды да китте, – дип искә ала Диләрә. – Без төрле темалар турында сөйләштек. Бу “сорау-җавап” формасындагы әңгәмә булмады. Аның белән күптәнге танышлар кебек, җиңел, ачыктан ачык аралаштык. Ольга мине үзенең энергиясе белән әсир итте. Ул гадәти булмаган көчкә һәм аурага ия икәнлеген аңладым. Аның белән сөйләшкәннән соң үземдә күп кенә нәрсәләрне үзгәртү хисе уянды: тормыш рәвешен, ачылып бетмәгән потенциалымны тулы куәтенә файдалану... Дөрес, бу энергия миңа дүрт кенә көнгә җитте. Бер атнадан мин инде үз халәтемә, гадәти тормышыма, көннәремә кайттым, – ди ул. Диләрә Ольга Бузова белән булган очрашу аның күңелендә озак сакланачагын белдерде: “Кайчанда бер шундый ханым белән бер өстәл артында утырырмын, дип һич кенә дә уйламаган идем. Дөресен генә әйткәндә, мин аның таланты каршында бик баш имим. Әмма ул башкарган гамәлләргә уңай карыйм. Ольга үз алдына максат куя белә һәм аңа ирешә дә.” Гомумән, Диләрә тормышта үзен бәхетле саный. Ольга Бузова белән булган иртәнге аш – бәхет елмайган беренче генә конкурс түгел икән. Ул даими рәвештә төрле уеннарда, лотереяларда ота. Бу бәхет кенә түгел. Монда җиңүнең сиңа киләчәгенә ышанырга кирәк, үз-үзеңне шуңа ышандыру да әһәмияткә ия. Әлеге мөлаем ханым – өч бала анасы, тормыш иптәшенең яраткан хатыны. Бу гаиләгә уңыш һәрвакытта да елмайсын, киләсе елда күп кенә позитивлар китерсен, хыяллары чынга ашсын, дигән теләктә калабыз. “Могҗизага ышану.” Бу сүзләрне иртәнге аш вакытында Ольга Бузова еш кабатлый. Максатка омтылучан, бүгенге уңышларына үз көче белән ирешкән кыз тормышта әлеге девизны юллама итеп алган. Бәлки безгә дә аның үрнәгенә иярү комачау итмәс, могҗизаларны Яңа елда гына көтәргә кирәкмәстер. Кайчагында көндәлек мәшәкатьләребезне, проблемаларыбызны арткы планга куеп торып, дөньяга башка күзлектән карарга, беренче карашка тормышка ашмастай булган нәрсәләр турында хыялланырга кирәктер. Бары тик аларның тормышка ашачагына, могҗизаның туачагына ышанырга, ышанырга һәм ышанырга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International