Гражданның пенсиягә чыгу яшенә җитүе аңарга хезмәт хокукларын һәм ирекләрен чикләргә сәбәпче булырга тиеш түгел, шул ук исәптән эшкә кабул иткәндә. Хезмәт килешүе төзүне нигезсез инкарь итү тыела. Яшь кеше нинди генә матур, потенциаль булмасын, эш белән тәэмин итүче аңарга, әгәр элегрәк ул эш урынына югары тәҗрибәле пенсия яшенә җитә торган кеше дәгъва кылган булса, өстенлек бирергә тиеш түгел. Әгәр соңгысына хезмәт килешүе төзүдә каршылык туа икән, эш бирүче бу турыда таләп куелган көннән язма рәвештә бер атна эчендә хәбәр итәргә тиеш. –Ярый, пенсиягә чыгу яшенә җитә торган гражданны эшкә кабул итеп алдылар ди. Хезмәт килешүе төзегәндә аларны нинди “җәтмә” көтәргә мөмкин? –Шуны күз алдында тотарга кирәк: пенсия алды яшенә җиткәннәр белән билгеле бер срокка мәҗбүри килешү төзүгә кул куелырга тиеш түгел. Эш белән тәэмин итүченең, әгәр эш һәм аның шартлары билгесез бер срокка моны эшләргә мөмкинлек бирә икән, моны эшләргә хакы юк. Ул шулай ук эшләүче белән билгесез бер срокка Көн темасы АЛАР ДА төзелгән хезмәт килешүен яңадан билгеле бер срокка үзгәртә яисә эшләүче пенсия яшенә җитеп, аңарга пенсия билгеләнгәч тә килешүне өзә алмый. –Берничә җирдә эшләргә ярыймы? -Пенсия яшенә җиткәннәр өчен берничә урында эшләү тыелмый. Бу закончалык нигезендә каралган. Мондый хезмәткәр гади эшләүчеләргә булган гарантияләрдән һәм компенсацияләрдән файдалана ала. Мәсәлән, ел саен түләнә торган отпуск ялына чыга ала, түләүле больничныйга, эштән киткәндә файдаланмаган отпуск ялы өчен компенсациягә ия. –Әлеге категория гражданнар өчен эш яисә ял вакытлары нинди дә булса үзенчәлекләргә ияме? –Эш белән тәэмин итүчеләргә, әгәр эш шартлары өлкәнрәк яшьтәге хезмәткәрләр өчен артык авыр була икән, хезмәтне оештыру формаларын үзгәртү киңәш ителә. Мәсәлән, эш вакытыннан тыш эшләүне чикләү. Хезмәт куючының сәламәтлеген һәм эшкә сәләтен күз уңында тотып, эш урыннарын һәм биналарны җайлаштыру, бәхетсез очракларның килеп чыгу мөмкинлеген кисәтү дә комачау итмәс. –Пенсия яшенә җитә торган гражданнарга түләүле төп һәм өстәмә отпуск яллары бирүдә үзгәрешләр бармы? –Хезмәт закончалыгында бу нисбәттән, яшь категориясенә карамастан, билгеле бер тәртип каралган. Шул ук вакытта кайбер очракларда эш бирүчеләргә, эшләүченең язмача гаризасы нигезендә, хезмәт хакы сакланмыйча отпуск ялын бирү бурычы да йөкләнә. Мәсәлән, пенсия алдындагы кеше инвалид. Ул гариза яза икән, эш бирүче аңарга елга бер мәртәбә хезмәт хакы сакланмый торган 60 көн ял бирергә бурычлы. –Закончалык пенсия яшенә җиткәннәрнең хокукларын саклауда нык басып тора дип әйтергә мөмкинме? Монда аларны бер сәбәпсезгә эштән җибәрү, штаттан кыскарту тыелу күз уңында тотыла. –Әйе, бу шулай. РФ Җинаятьләр кодексының 144.1нче маддәсе нигезендә, пенсия алды яшенә җиткәннәрне нигезсез эштән чыгару, аларны хезмәткә урнаштырмаган очракта 200 мең сум яисә 18 айлык хезмәт хакы (яисә эш бирүченең башка кереме) күләмендәге штраф түләтү, яисә 360 сәгатькә чаклы мәҗбүри эшләтү каралган. Әңгәмәдәш – НАТА ЛЬЯ ЯКИМОВА.