Мамадыш районы картлар һәм инвалидлар йортында Яңа елга әзерләнәләр.

2018 елның 28 декабре, җомга

25 декабрь көнне Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Мамадыш шәһәрендә Инвалидлар оешмасы үткәргән Яңа ел бәйрәмендә катнашты.

Интернатта яшәүчеләр төрле конкурсларда актив катнашты, елка тирәли әйләнделәр, җырладылар, шигырь сөйләделәр. Катнашучыларга бүләкләр бирделәр. Алар бәйрәмнән канәгатьләнү алды, дусларча аралаштылар. Барысы да бәйрәмнән яхшы кәеф белән кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International