ИГЕЛЕКЛЕ АКЦИЯ СТАРТ АЛДЫ.

2018 елның 28 декабре, җомга

Кичә “Полиция Кыш Бабае” шартлы исеме астында, профилактик юнәлештәге Бөтенроссия акциясе старт алды. Киләсе елның 15нче гыйнварына чаклы дәвам итәчәк әлеге чараның максаты – балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, караучысызлык, көнкүрештәге җинаятьчелекне кисәтү, балалары социаль яктан начар хәлле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм итү. Акция барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре югарыда телгә алынган гаиләләрдә, социаль приютта тәрбияләнүче, профилактик исәптә торучы балаларга юридик, матди, психологик ярдәм күрсәтәчәкләр, Яңа ел бүләкләре таратачаклар, профилактик әңгәмәләр уздырачаклар. Балигъ булмаганнарның хокукларын бозучыларга закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Күптәнге гадәт буенча “Өмет” социаль йортындагы һәр бала район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кулыннан бүләк алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International