“2019нчы ел – бәяләр арткан соңгы ел булсын“/

2018 елның 28 декабре, җомга

ЗӘКИ ГАЛИЕВ, Көек-Ерыкса урта мәктәбе директоры: –Иң мөһиме – минем елгылар быел 60 яшьтән пенсиягә чыгып калдылар. Ни кызганыч, коллегаларымның күпчелегенә әлеге чикне узарга туры киләчәк. Кырык еллык педагоглык стажымның 27 елы җитәкче вазыйфаларын башкарып үтте. Сәламәтлек барында алга таба да гомерлек һөнәр итеп сайлаган педгоглык эшемне дәвам итәргә ниятлим. Быел истә калырлык мизгелләр аз булмады. “Мамадыш муниципаль районы алдындагы хезмәтләре өчен“ медален тапшырдылар. Хезмәтемне күреп, югары бәяләгәннәре өчен район җитәкчеләренә рәхмәтлемен. Яңа машина алдым. Элеккегесен сатып, әлбәттә. Иң мөһиме, якыннарым һәм туганнарым исән-сау, сәламәт. Яңа елда тотрыклылык көтәм һәм бөтен дөньяда тынычлык булуын телим. АННА МӘГЪСҮМОВА, АЗС операторы: –Үтеп баручы ел күп вакыйгаларга бай булды. Иң сөенечлеләре – Дүсмәт авылында яшәүче әнием Пелагея Зайцеваның 80 яшьлек юбилеен зурлап уздырдык, гаиләсе белән Түбән Камада яшүче кызым Лилия өч бүлмәле фатирлы булдылар. Киләчәктә әнием исән-сау булып, озак яшәсен, кызыбыз гаиләсе дә яңа фатирда бәхетле-шатлыклы гомер кичерсен, дигән теләктә калам. Үткән елда тәмамлый алмаган эшләрне киләсе елда дәвам итәргә ниятлим. Яңа ел тыныч, уңышлы һәм бәхетле үтсен! ГАЛИНА СЕМЕНОВА, эшмәкәр: –Быел олы кызыбыз Еленаны кияүгә бирдек. Хәзер ул гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә яши. Соңгы елларда Мамадыштан беркая да читкә китеп ял иткәнебез юк. Шәһәребез бик матурайды бит хәзер. Ял итә белгән кешегә урыннар җитәрлек. Бәйрәмне дә моңарчы гаиләбез белән бергә үткәрдек. 2019нчы елны тормыш иптәшем Петр белән икәү генә каршыларга җыенабыз. Кече кызыбыз да инде мөстәкыйль кеше. Яңа елны каршылаганнан соң, инде озак еллар дәвам иткән күркәм гадәт буенча, туган авылыбыз Ылыяга кайтып, әти-әниләребезнең хәл-әхвәлләрен белеп киләчәкбез. Киләсе ел барлык кешеләргә дә шатлык-куанычлар гына алып килсен. Мамадышыбыз тагын да ямьләнсен. ИЛНАР ГАНИУЛЛИН, фотограф: –Быел туган көнемне 24нче мартта Новосибирск шәһәрендә каршыладым. Дустым Ринат Ясәвиев белән 22нче март көнне Нократ Аланында поездга утырып киттек. Иртә белән Новосибирскка килеп төштек һәм Корея ресторанында туган көнемне билгеләп үттек. Корея кухнясында миңа бигрәк тә кечкенә сигезаяктан пешерелгән блюдолар ошады. Бу шәһәрдә өч көн булдык. Мондагы галәмәт зур зоопаркта ярты көн йөрдек, дистәләрчә төрдәге экзотик хайваннар-җәнлекләр күрдек. Җәй көне Абхазиягә барып ял итеп кайттым. 2019нчы елны каршылауга килгәндә, әлегә кайда бәйрәм итәчәгем билгеле түгел. Шунысын төгәл әйтә алам – Татарстаннан чыгып китмәячәкмен. Быелны мин Санкт-Петербургның үзәк мәйданында каршылаган идем. Киләсе елга планнарыма килгәндә, туган көнемне Минскта бәйрәм итәргә җыенам. ЗӨЛФИЯ НӘДЕРШИНА, шәфкать туташы: –Тагын бер ел узып бара. Отпуск ялларымда Арча районында яшәүче, сиксән яшьтән узган әтиәниләрем янына ашыгам. Быел да бер ай шулар янында булдым. Кызым белән улымның да эшле булуларына, читтән торып Казан энергетика институтында белем алуларына сөенеп бетә алмыйм. Бәйрәмгә килгәндә, Яңа елны каршылар алдыннан өйне җыештырып чыгам, генераль уборка ясыйм. Кызым белән табын әзерлибез. Кич белән туганнарга шалтыратып, Яңа ел белән котлыйбыз. Мин сынамышларга ышанмыйм. Барысы да Алла кулында. Яңа ел һәммәбезгә бары тик шатлыклар гына алып килсен. Киләсе ел торак-коммуналь һәм башка хезмәтләргә бәя күтәрелгән соңгы ел булсын иде, дип телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International